Гадәти сәдакадан аермалы буларак, фитыр сәдакасының минималь күләме билгеләнә (әйтик, быел ул 200 сум тәшкил итә). Бу конкрет җирлектәге җәмгыятьнең икътисади хәленә бәйле. Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәтенең рәсми сайты хәбәр итүенчә, быел (1446 һиҗри елда) фитыр сәдакасын тормыш дәрәҗәсе уртача булганнар – 200 сум, хәлле кешеләр, байлар 1200 сум күләмендә бирә. Беренче сумма - урта хәлле мөселманнар өчен, икенчесе исә – зәкәт нисабына ия булган байлар өчен (һәркем күпме бирә алачагын үзе чамалый).
“Фитыр сәдакасының асыл-максатыннан чыгып, аның гаеткә кадәр тапшырылуы шарт булып тора. Хәдистән мәгълүм булганча, фитраны тапшырмаган кешенең уразасы кабул булмыйча, җир белән күк арасында эленеп торыр... Фитырның вакытында бирелүе исә уразадагы кимчелекләрнең ярлыкануына һәм әлеге зур, әһәмиятле гыйбадәтнең кабул ителүенә мөһим сәбәп булып тора.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәктер: фитыр сәдакасы мохтаҗ мөселманнарга гына бирелә (башка дин әһелләренә бирелми), һәм аны акчалата да, ризыклата да бирергә мөмкин. Шәригать буенча фитыр сәдакасын үз әти-әниеңә, әби-бабаңа һәм үз балаларың белән оныкларыңа бирергә ярамый, чөнки алар болай да даими тәрбиядә булырга тиешле кешеләр: үз балаңа, оныгыңа бирелгән акча яисә башка мал сәдака булып саналмый, чөнки бу очракта үз-үзеңә биргән кебек буласың. Бу сәдаканы мохтаҗ булган башка туганнарга, яки күрше-күләнгә, күпбалалы гаиләләргә (мохтаҗ булсалар) яисә ялгызы балалар тәрбияләүче тол хатыннарга, шулай ук зур әҗәтләре булган кешеләргә бирергә мөмкин. Мәчет яисә зират ихтыяҗларына фитыр бирелмәс (чөнки бу очракта аның максаты үтәлмичә кала), әмма әгәр мәчеттә тәгаен кешеләргә тапшыру нияте белән фитыр сәдакасын җыю оештырылса, бу очракта мәчеткә тапшырырга ярый.
Ислам шәригатендә каралган шушы садака, һичшиксез, зур әһәмияткә ия. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләм әйтте: “Бу дөнья – әхирәт басуыдыр, дөньяда ни чәчсәң, әхирәттә шуны урырсың”. Шуңа да өметләник: шушы дөнья тормышында кылган яхшылыкларыбыз, мохтаҗларны сөендерүебез, башкаларга ярдәм итүебез бәрабәренә Аллаһы Тәгалә әхирәттә, Кыямәт көнендә безгә ярдәм итәр, шатландырыр, олуг нигъмәтләре белән бүләкләр”, - дип яза Ришат хәзрәт Курамшин.
Фото: Pixabay