Кешеләр дөнья эшләре белән шөгыльләнгәндә сез ахирәт эшләре белән мәшгуль булыгыз. Дөнья эшләре сезнең өчен төп максат булмасын. Үзләренә бу дөньяны максат итеп куйганнар кылган гыйбадәтләре өчен савапны бик аз алырлар. Ә бәлки, бөтенләй савапсыз калырлар.
Башкалар тышкы кыяфәтләрен яхшыртырга тырышып йөргәндә сез эчке дөньягызны - күңелегезне матурларга тырышыгыз. Күңел матурлыгы күпкә мөһимрәк, чөнки мондый күңелгә Аллаһ Тәгалә карый башлый, ә шайтан кача.
Башкалар үз йортларын җиһазлауны кайгыртып йөргәндә сез изге гамәлегез белән каберләрегезне "җиһазландырырга" тырышыгыз. Адәм баласының үз йортында үткәргән вакыты белән чагыштырганда, аның кабердә үткәрәчәк вакыты күпкә артыграктыр. Әгәр бу дөньядагы йорт безгә ошамаса, аны алыштырып була. Әмма каберне алыштырып булмый.
Кешеләр башкаларның кимчелекләрен тикшерү белән мәшгуль булганда, үз кимчелекләрегезне барлап, аларны бетерергә тырышыгыз. Кеше кимчелекләрен тикшерүчеләр, гадәттә, үз кимчелекләрен күрми. Шул сәбәпле үзләренә зур зыян сала.
Башкалар кеше мактавына һәм хуплавына омтылып йөргәндә сез Аллаһ ризалыгын алырга тырышыгыз. Аллаһ ризалыгына ирешеп, Аның мәхәббәтенә лаек булу - кеше өчен иң зур нигъмәт, иң зур бәхет.
Фото: Фәнүз Хәбибуллин