Авыл күрке – мәчет, мәчет күрке – халык, диләр. Әйе, мәчет төзү генә түгел, анда халыкның теләп йөрүе дә мөһим. Яңа Булгаково авылында узган елның июнь аенда үз ишекләрен ачкан “Суфия” мәчетенә төзелеш чорында ук халык йөри иде, хәзер инде гыйбадәт йортына атна саен җомга намазына олысы да, кечесе дә килә. Ә изге Рамазан аенда аннан кеше бөтенләй өзелми: тәравих намазлары укыла, ифтар мәҗлесләре үткәрелә.
Рамазан аенда ифтар мәҗлесләре үткәрү күркәм һәм бик тә саваплы гамәлләрдән санала. “Кем дә кем ураза тотучы кешегә ифтар кылса, аңа да ураза тотучы кешенеке кадәр савап язылыр, ә ураза тотучы кешенеке моннан бер генә дә кимемәс”, дигән хәдис тә бар. “Суфия” мәчетендә ифтар үткәрергә теләүчеләрнең шактый күп булуы аеруча сөенечле. Күптән түгел генә ачылуына карамастан, мәчеттән кеше өзелми, аның ишекләре көн саен һәм һәркем өчен ачык. Моның өчен имам-хатыйб Тимербулат хәзрәт Богданов һәм мөәзин Илшат хәзрәт Саматов зур тырышлык сала. Биредә ифтар мәҗлесен үткәрергә теләүчеләр исемлеге дә алдан ук төзелгән. Ашны гаилә белән яки төркемләп үткәрүчеләр, шулай ук ифтарга хәләл малларын тапшыручылар да бар. Күркәм күренешләрнең тагын берсе – биредә узган чараларда башка мәхәлләләрдән, күрше районнардан да дин әһелләре катнаша.
Изге Рамазан аеның беренче көнендә ифтар мәҗлесен үткәрүне “Суфия” мәчетенең имам-хатыйбы Тимербулат хәзрәт Богданов һәм мөәзин Илшат хәзрәт Саматов һәм аларның гаиләләре үз өстенә алды.
Яше-карты, килгән кунаклар әлеге мәчетнең беренче имам-хатыйбы, бүгенге көндә Уфа шәһәрендәге “Ихлас” мәчетендә балаларга дини гыйлем бирү белән шөгыльләнүче һәм бик күп изге эшләрнең башында торучы Исмәгыйль хәзрәт Ибраһимовның вәгазен тыңлады. Ул аңлаешлы, үтемле итеп Рамазан аеның фазыйләтләре турында сөйләде.
– Яңа мәчеттә ифтар мәҗлесләре тәү тапкыр үткәрелә. Шуңа матур итеп әзерләнергә тырышабыз. Исемлекне алдан ук элеп куйдык – кемнең биредә кунаклар чакырып, шундый мәҗлес үткәрәсе килә, алдан килеп языла. Хәтта финанс яктан авыррак булган кешеләргә ярдәм дә итәбез – ит җитәрлек. Әле күптән түгел генә бер гаилә корбан чалдырган иде. Алар итне ифтар мәҗлесләрендә халыкны сыйлау өчен тулысынча мәчеткә калдырды. Аллаһка шөкер, мәчетебезгә халык йөри, ифтар үткәрелгән көннәрдә кунаклар да күпләп килә. Бу бик күркәм күренеш. Ураза тотучылардан үрнәк алып, изге гамәлгә башкалар да кушыла, мәчетебезгә даими рәвештә йөри башлый, – ди Илшат хәзрәт.
Илшат Саматов янгын сүндерү автомобиле водителе булып эшли, Ислам университетында белем ала. Шулай ук сарыклар да үрчетә һәм корбан чалып та бирә. Әйткәндәй, корбан чалу өчен мәхәлләнең күрше Стуколкино авылында махсус урыны да бар. Саматовлар гаиләсе – мөәзиннең тормыш иптәше Рима Владимировна һәм кызлары Алина да һәрвакыт мәчеттә узган бәйрәмнәрдә табын әзерләүдә актив катнашалар. Менә бу юлы да бик күркәм табын корып, күпме кешене сыйладылар.
Әлеге мәчетне төзү буенча күпчелек чыгымнарны үз өстенә алган Ринат абый Гыйззәтуллинның гаиләсе үткәргән ифтар мәҗлесенә дә бик күп кунаклар җыелды. Әлбәттә, аларның барысы да диярлек әлеге изге эшкә үз өлешен кертүчеләр иде. Ринат Тимербай улы билгеләвенчә, мәчет тирәсендә эшләр әле киләчәктә дә дәвам итәчәк: аерым тәһәрәтханә төзелешен башлаганнар да инде. Якын киләчәктә күрше биләмәләрдә мәдрәсә, имам-хатыйб өчен йорт салу планлаштырыла, шулай ук, балалар мәйданчыгы да барлыкка киләчәк. Әйткәндәй, менә шундый мәҗлесләрдә иман йортының киләчәгенә кагылышлы мәсьәләләрне дә күтәреп, фикер алышалар, киңәшләшәләр.
Табын артыннан торгач та халык өйләренә кайтып китәргә ашыкмый, рәтләргә басып ястү һәм тәравих намазларын укырга тезелә. Бу исә халкыбызның ихласлыгын һәм Аллаһы Тәгаләгә сыенуын күрсәтә.
Дин кардәшләребезнең тоткан уразалары кабул, ифтар мәҗлесләрен оештыручыларга да, мәҗлесләрне олылап, бирегә килүчеләргә дә әҗер саваплары насыйп булса иде.
Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Уфа районы.