+19 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
10
Иман
30 март , 08:55

Дөньябыз шәфкать-бәрәкәткә тулсын!

Башкортстан Башлыгы Радий Хәби­ров республика мөселманна­рын Ураза бәйрәме белән котлады. Анда болай диелә:

Дөньябыз шәфкать-бәрәкәткә тулсын!
Дөньябыз шәфкать-бәрәкәткә тулсын!
“Хөрмәтле Башкортстан мөселманнары! Сезне чын күңелдән Исламның иң мөһим бәйрәмнәренең берсе белән котлыйм! Изге Рамазан ае Ураза бәйрәме белән тәмамлана.

Бу изге көннең күп гасырлык традицияләре нигезендә гомум кешелек кыйммәтләре – гаиләгә мәхәббәт, ата-бабаларга хөрмәт, юмартлык һәм кунакчыллык ята. Безне якыннарыбыз, Ватаныбыз иминлеге турында хәстәрлек берләштерә.

Рамазан – мөселманнар өчен рухи үсеш, дога кылу, мохтаҗларга ярдәм итү вакыты. Бүген барлык мәчетләрдә дә игелекле гамәлләр кылырга, туган җирнең чәчәк атуы өчен барысын да эшләргә әзер булырга өндәү яңгырый.

Без традицион дини конфессияләр вәкилләре булган республика халкының берләшеп хәйрия эшендә катнашуын, мөһим социаль башлангычларны тормышка ашыруын, махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүен күрәбез. Төрле милләт һәм дин әһелләре булган якташларыбыз иңгә-иң куеп Русиянең киләчәге өчен көрәшә. Без аларның җиңү белән исән-сау кайтуын телибез.

Ураза гаете – шәфкатьлелек, ярдәмләшү һәм бердәмлек турында искәртүче бәйрәм. Бу изге көндә өйләребез шатлыкка тулсын, ә йөрәкләребездә яхшылыкка өмет яшәсен.

Сезгә һәм якыннарыгызга чын күңелдән ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, барлык изге башлангычларда уңышлар телим!”

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: