Уфаның “Лалә-Тюльпан” җәмигъ мәчет-мәдрәсәендә “Бөек Җиңүнең 80 еллыгы: Русия мөселманнары 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы фронтларында һәм тылда” акциясе башлануга багышланган утырыш булды. Чарада Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Бөек Ватан сугышы ветераны Әсхәт Минһаҗетдинов, Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәтенең Русия ислам университеты укытучылары һәм студентлары катнашты
Чара Коръән Кәрим укудан башланды.
Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин чыгышында илебез яулап алган Бөек Җиңүнең тарихи әһәмияте турында сөйләде: “Русия халыклары бердәм Ватаныбыз һәм Аллаһы Тәгаләгә иман белән берләшкән. Бернинди илләр, бернинди дәүләтләр башка ысул белән монолит кебек каты берләшә алмый. Тик бетоннан да катырак булган дин генә мәңгегә беркетелә ала... Без беләбез: җиребез – гади җир генә түгел, ул - балчыктан, комнан һәм кара туфрактан тора, анда гаять зур өлеш - ата-бабаларыбыз, борынгы бабаларыбызның каны тамган. Бөек Ватан сугышы 27 миллион ватандашыбызның гомерен алып китте! Махсус хәрби операция башлану - бу бик табигый иде, һәм бу безнең яктан агрессия түгел, ә максаты - Ватаныбызның рухи һәм территориаль бердәмлеген тергезү”.
Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин Бахрейн Корольлегендә халыкара форумга һәм Гыйрак Республикасында эш сәфәре, 24 февральдә Мәскәүдә Русия Президенты Владимир Путин белән очрашуы турында сөйләде.
Бөек Ватан сугышы ветераны, табиб, Уфа шәһәренең шәрәфле шәхесе, 3 апрельдә үзенең 101 яшен билгеләүче Әсхәт Минһаҗетдинов чарада катнашучыларны якынлашып килүче Бөек Җиңүнең 80 еллыгы белән котлады.
Әсхәт Әскәр улының тормыш юлы – батырлык һәм ныклык үрнәге. Ул 17 яшендә Кызыл Армиягә чакырыла, Көнбатыш, Брянск һәм 2нче Белоруссия фронтларында сугышларда катнаша, дүрт тапкыр яралана, ләкин һәрвакыт сафта кала. Сугыштан соң Әсхәт Минһаҗетдинов табиб һөнәрен сайлый, Уфа медицина училищесын һәм Башкортстан медицина институтын тәмамлый. Медицина фәннәре кандидаты, доцент, югары категорияле табиб һәм 70тән артык фәнни эш авторы булды. Аның китаплары сугыш һәм репрессияләр белән бәйле шәхси һәм тарихи фаҗигаләрне чагылдыра. Хәрби батырлыгы өчен ул медальләр һәм орденнар белән бүләкләнгән.
Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин Әсхәт Минһаҗетдиновка Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәтенең орденын һәм истәлекле бүләк тапшырды.
Чарада катнашучылар өйлә намазы укыды һәм истәлеккә күмәк фотога төште.
Фото: Динар Кәлимуллин