+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Иман
4 апрель 2025, 11:55

Җомганы дөрес үткәрик!

Җомга көнне иртән торып госел коену, чәчне һәм тырнакларны кисү (сакалны төзәтү), чиста кием кию – күркәм гамәлләрдән.

Җомганы дөрес үткәрик!
Җомганы дөрес үткәрик!
Җомгага каршы төндә һәм җомга көндез «Әл-Кәһф» сүрәсен укыйлар, күбрәк зикер әйтәләр, шулай ук Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә салават әйтәләр (мисалы: Аллаһуммә салли галә Мөхәммәд вә гәлә әли Мөхәммәд).

Бу көнне сәдака өләшү, якыннарыңны куандыру, үзең өчен һәм кунакларга тәмле ризыклар пешерү, туганнарыңның, әти-әниеңнең, авыруларның хәлен белү, каберләрне зиярәт кылу да хуплана.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай дигән: «Җомга – иң изге көн. Бу көнне салаватны мөмкин кадәр күбрәк әйтегез һәм ул миңа килеп ирешәчәк».

Ярамый:
Җомга намазына чакырып азан яңгыраганнан соң һәм гыйбадәт беткәнче сәүдә һәм башка эшләр белән шөгыльләнү тыела.
Мәчеткә соңга калып килү хупланмый.

Җомга мөбарәк булсын!
Кылган догалар, укылган намазлар, әйтелгән салаватлар вә зикерләр, бирелгән сәдакалар кабул булсын!

Фото: Фәнүз Хәбибуллин

 

Автор: Фануз Хабибуллин
Читайте нас