Бу тормышта иң кыйммәтле сүз — кешегә әле исән чагында әйтелгән хәерле җылы сүз.
Акчасы күп булган кеше бәхетле түгел – баласы сау-сәләмәт булган кеше бәхетле.
Әйткән сүзләрең өчен кайчак бик үкендерә. Шуңа да әйтми калган сүзләрегез өчен үкенмәгез.
Аң бул, синең арттан һәрчакта, һәрвакытта да өчәү күзәтә: югарыдан — Аллаһ, эчтән — намус, тыштан — кешеләр.
Яныңа килеп, синең турыда - яхшы, ә башка кешеләр турында начар сөйләгән кешегә һич тә ышанма.
Рәхмәтле булып яши белгән кешенең догасы бары ике сүздән тора — «Аллаһка шөкер!».
Матурлык - игътибарны, изгелек йөрәкне яулый.
Күбрәк бүләкләр бир һәм оныт! Бүләк бирсәләр, ал һәм һәрчак исеңдә тот!
Раббың Аллаһны үзеңә яхшы, рәхәт чакта искә ал — сиңа авыр чакта ул сине исенә төшерер.
Кемгәдер начар була башлагансың икән, димәк, ул кеше өчен син бик күп яхшылык эшләгәнсең.
Кемгәдер йөрәгеңне, күңелеңне бушатудан алда аның сер "савыты" тишек түгелме икәнлеген яхшылап тикшереп ал.
Бу дөньядан үзең белән бернәрсәне дә алып китеп булмый. Ләкин үзеңнән соң нәрсәдер, нидер яисә кемнедер калдырырга була.
Фото: Фәнүз Хәбибуллин