«Әл-Кәһф / Мәгарә» сүрәсен уку.
«Җомгага каршы кичтә «Әл-Кәһф / Мәгарә» сүрәсен укучы кешене аның белән Кәгъбәтуллаһ арасындагы нур яктыртып торыр» (Әл-Бәйһакый).
Агарган чәчләр.
«Агарган чәчләрне йолыкмагыз. Дөреслектә, ул - Кыямәт көнендә яктылык» (Әбү Давыд).
Намаз һәм сәдака.
«Намаз – ул нур, сәдака – ул дәлил, ә сабырлык – ул яктылык». Намаз һәм сәдаканың нуры һәм сабырлык Кыямәт көнендә безнең юлыбызны яктыртып торырлар.
Кешеләргә ярдәм итү.
«Аллаһ Тәгалә мөселман кардәшенә ярдәм итәргә дип чыккан кешенең аякларын «аяклар тая торган көндә» ныгытыр» (Әт-Тәбарани).
«Әд-Доха намазы».
«Һәр көнне иртән тәнебездәге буыннар санынча сәдака бирү тиешле. Әмма бу сәдаканы иртән укыла торган нәфел намазы «Әд-Доха" алмаштыра» (Имам Әбү Давыд, Мөслим).
Фото: Фәнүз Хәбибуллин