+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Иман
17 апрель 2025, 04:10

“Тәбәрак” (“Мүлк”) сүрәсен укуның файдалары

“Мүлк” сүрәсе (халык телендә ул “Тәбәрак” дип йөртелә) – Коръәндәге 67нче сүрә. Пәйгамбәрлекнең Мәккә чорында иңдерелгән шушы сүрәнең исеме “Хакимлек”, “Патшалык”, “Хөкемдарлык” дигән мәгънәләргә ия. Әлеге атама барлык мәхлуклар белән хакимлек итүче Раббыбыз Аллаһы Тәгаләнең кадирлеген һәм бөеклеген символлаштыра. “Мүлк” сүрәсенең атамасы гына түгел, Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләмнең хәдисләрендә бу сүрәнең фазыйләтләре турындагы хәбәрләр дә әлеге сүрәгә аерым бер игътибар бирергә сәбәп булып тора.

“Тәбәрак” (“Мүлк”) сүрәсен укуның файдалары“Тәбәрак” (“Мүлк”) сүрәсен укуның файдалары
“Тәбәрак” (“Мүлк”) сүрәсен укуның файдалары
“Тәбәрак” (“Мүлк”) сүрәсенең фазыйләтләре (файдалары) хакында Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләм хәдисләрендә хәбәр ителә:

Ибне Мәсгуд исемле сахәбә (Аллаһ аннан разый булсын) тапшыруы буенча “Мүлк” сүрәсе турында сүз чыккач, Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләм әйтте: “Бу сүрәне һәр төнне укыган кеше кабер газабыннан имин булыр”, ягъни вафат булган кеше кабергә иңдерелгәч, кабер газапларына дучар ителмәячәк (хәдис Тирмизи җыентыгында китерелә). Әйе, һәр кешегә кабергә керергә туры киләчәк... Кабер ул – ахирәтнең бер баскычы, кем үлде – шул баскычка басты. Бик күп кеше кабердә гөнаһлары өчен газапланачак. Ә пәйгамбәребез салләллаһү гәләйһи үә сәлләм аңлатканча, “Тәбәрак” сүрәсен һәр төнне укучы мөселманнар кабер газапларыннан котылачак...

“Дөрестән дә, Коръәндә 30 аятьтән торган сүрә бар. Шул сүрә аны укыган кешене Кыямәт көнендә яклар, һәм аның шәфәгате бу кешенең гөнаһлары гафу ителгәнче дәвам итәр”. (Сүз “Мүлк” сүрәсе турында бара. Хәдис Әбү Давыд, Тирмизи, Нәсаи, ибне Мәҗҗә җыентыкларында китерелә).

“Тәбәрак” сүрәсе турында тагын шундый хәдисләр булуы да мәгълүм:
“Әгәр күзләре авырган кеше “Тәбәрак” сүрәсен өч көн рәттән укыса, авырту юкка чыгачак һәм күзләр савыгачак”.
“Әгәр авырлык кичергән кеше таң атканда тәһарәт алып “Мүлк” сүрәсен 21 тапкыр укыса, Аллаһның әмере белән авыр хәлдән чыгачак”.

“Тәбәрак” (“Мүлк”) сүрәсен укуны гадәт итеп алган кеше бу дөньяда гына түгел, ахирәттә, мәңгелек тормышта да Аллаһның рәхмәтенә ирешәчәк, Җәһәннәм утыннан сакланачак һәм шушы дөнья тормышындагы соңгы мизгелләрендә шәйтан вәсвәсәләреннән имин булачак.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләмнең болай әйтеп калдырганы да мәгълүм: “Минем йөрәгем бу сүрәнең (“Мүлк” сүрәсенең) һәр мөэминнең йөрәгендә булуын тели” (биредә бу сүрәне яхшы өйрәнеп һәм даими укып, аны яттан белү турында сүз бара)”, - дип яза Ришат хәзрәт Курамшин.

Фото: Фәнүз Хәбибуллин


Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас