+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Иман
20 Мая 2025, 07:50

Коръәнне нинди ният белән укырга?

“Коръәнне дөрес ният белән укысак, бик күп файдасына һәм өстенлекләренә ирешү мөмкинлеген һәрдаим истә тотыйк. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Гамәлләр нияткә карап бәяләнә, һәм һәркемгә үзе ниятләгәне булачак”, - дип әйткән. Шуңа күрә Коръәнне түбәндәге ниятләр белән уку мөһим.

Коръәнне нинди ният белән укырга?Коръәнне нинди ният белән укырга?
Коръәнне нинди ният белән укырга?
1. Белем алу һәм шуңа нигезләнеп яшәү нияте белән.

2. Коръәнне дөрес җитәкче дип танып, Аллаһ Тәгалә безне һәм гаиләбезне туры юлдан алып барсын дигән ният белән.

3. Аллаһка мөрәҗәгать итү нияте белән.

4. Ачык һәм яшерен авырулардан дәвалану нияте белән.

5. Аллаһ Тәгалә безне караңгылыклардан яктыга (һидаяткә) чыгарсын дигән ният белән.

6. Коръән - каралган йөрәкләргә шифа бирүче, аларны тынычландыручы һәм күңелләрне биләп алучы вәсвәсәләрдән арындыручы. Шуңа да әлеге ниятне истә тоту кирәк.

7. Коръән ярдәмендә күз тиюләрдән һәм көнчелекләрдән саклану нияте белән.

8. Аллаһ каршында гафилләрдән булмыйча, Аны күп искә алучылардан булу нияте белән.

9. Иманыбызны ныгыту, Аллаһка ышануыбызны арттыру нияте белән.

10. Аллаһ Тәгаләнең кушканнарын үтәү нияте белән.

11. Әҗер-савап алу нияте белән. Коръәннең һәр хәрефе өчен савап вәгъдә ителә һәм теләгән кешесенә Аллаһ Тәгалә аны күп мәртәбәләр арттырачак.

12. Кыямәт көнендә Коръәннең яклавына лаек булу нияте белән.

13. Пәйгамбәребез Мөхәммәд саләллаһу гәләйһи вәссәләмнең вәсыятен үтәү нияте белән, чөнки ул: "Коръән укыгыз!" - дип әйтеп калдырган.

14. Аллаһ дәрәҗәбезне күтәрсен өчен.

15. Аллаһ Тәгаләне зикер итү һәм Аның сүзләре белән Аңа якынаю нияте белән.

16. Җәһәннәм утыннан һәм газабыннан саклану нияте белән.

17. Аллаһ Тәгалә безне һәм гаиләбезне сихерчеләрнең мәкереннән сакласын өчен.

18. Коръән китабына карау да гыйбадәт. Шул ниятне истә тотсак иде.

19. Аллаһ Тәгаләнең рәхмәтенә һәм әхирәт нигъмәтләренә ирешү нияте белән.

20. Коръән уку белән генә барлык кайгылар һәм борчулар онытыла. Моны һичкайчан онытмыйк.

Коръәнне юлдашыбыз итә алсак иде”, - дип яза Тимергали хәзрәт Юлдашев.

Фото: Фәнүз Хәбибуллин

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас