Күптән түгел биредә Булгаково авылы лицееның 8нче сыйныф укучылары катнашлыгында үзенчәлекле чара узды. Ул ике өлештән торды: беренчесендә укучылар өчен Башкортстан Үзәк диния нәзарәте каршындагы волонтерлар штабы әгъзалары – тактик медицина буенча инструкторлар ачык дәрес үткәрде, икенче өлешендә дин әһелләре балаларга мәчет буйлап сәяхәт оештырды һәм Ислам дине, әхлакый тәрбия, дини гыйбадәт тәртипләре турында сөйләде. Чарада, шулай ук, Уфа районының имам-мөхтәсибе Фәрит хәзрәт Гыйльмияров, дин әһелләре, авыл активы, махсус хәрби операциядә катнашучыларның туганнары катнашты.
“Суфия” мәчете мөәзине Илшат хәзрәт Саматов билгеләвенчә, Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте тарафыннан Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан мәчетләрдә балалар, яшьләр белән очрашулар, патриотик чаралар үткәреп, шушы теманы яктырту, Җиңүнең ничек яулануы, халкыбызның батыр үткәне, тынычлыкны, иминлекне саклау кирәклеге турында сөйләү бурычы куелган. Бу идея белән илһамланып, дин әһелләре урындагы лицей укучылары белән тәүге чараны оештырырга карар иткән.
– Балаларны мәчеткә җәлеп итү, аларга дини генә түгел, патриотик тәрбия бирү буенча чаралар үткәрү уй-ниятләре белән әлеге мәчетне төзетүче, мәхәллә рәисе Ринат Гыйззәтуллин да янып йөри иде. Яшь буын илсөяр булып үссен өчен хәрби хәрәкәтләр ветераннары белән очрашулар үткәрү кирәклеге турында күптән сөйли иде. Мөфтиебездән дә шундый тәкъдим булгач, без бу эшкә зур теләк белән алындык. Укучылар да мондый очрашудан канәгать калыр, дип ышанабыз, – ди Илшат хәзрәт. – Бөек Ватан сугышы бер генә гаиләне дә урап узмады. Минем үземнең картәтием Габдулла Саматов та илебез азатлыгы өчен гомерен биргән. Сугышның ачысын үз иңнәрендә тойган өлкән буын кешеләре балаларга үзләре сөйләсә, ул аларга ныграк тәэсир итәчәк. Без, үз чиратыбызда, мондый эшне киләчәктә дә дәвам итәчәкбез.
Укучылар мәчет ихатасына килеп керү белән волонтерлар Юнир Ихсанов һәм Дамир Госманов эшләгән экспозицияне уратып алды. Монда махсус хәрби операция зонасында кулланылган хәрби киемнәр, саклану чаралары, шул исәптән бронежилетлар һәм, әлбәттә, корал үрнәкләре урын алган иде.
– Боларның берсе дә юктан гына күргәзмә экспонаты булып китмәгән, аларның һәрберсенең үз тарихы бар. Мәсәлән, бу бронежилетны алгы сызыктан “Таип” позывнойлы яугир үзенең абыйсы аша биреп җибәргән – ул аны үлемнән саклап калган. Күренеп тора, аны башкача файдаланып булмый, яугир яраланса да, иң мөһиме – исән калган һәм әлеге вакытта хезмәтен дәвам итә, – дип сөйләде инструкторлар, һәр әйбергә аерым тукталып.
Менә бу штык-пычак Бөек Ватан сугышы елларыннан. Вакытында ул немец солдатыныкы булган. Аны әсирлеккә төшкән Украина солдатыннан алганнар. Аның картәтисе фашистларга каршы көрәшкән булган, ләкин оныгы башка юлны сайлаган.
Укучылар инструкторларны зур кызыксыну белән тыңлады һәм барлык экспонатларны тотып карый алды. Ә аннары Калашников автоматын сүтеп-җыюда ярыштылар. Әйтергә кирәк, кызлар да малайлардан һич калышмады. Моны алар Ватанны саклау һәм хәвефсезлек нигезләре дәресләрендә үзләштергән. Шулай ук күбесе яшьармиячеләр сафында тора.
Юнир Ринат улы – хәрби хәрәкәтләр ветераны, Чечнядагы канлы бәрелешләрдә катнашкан. Бүген ул гуманитар ярдәм ташу белән шөгыльләнә. Үзәк диния нәзарәте, шулай ук, башка оешмалар, шул исәптән хәйрия фондлары, волонтерлар штаблары тарафыннан тупланган гуманитар ярдәмне ай саен яисә аена ике тапкыр илтәләр, берьюлы тактик медицина буенча курслар оештырып, яугирләргә инструктаж да үткәрәләр. Шуңа хәрбиләрнең тормыш-көнкүрешен алар ишетеп кенә белми, укучыларга да шул хакта мавыктыргыч итеп сөйләделәр. Аралашу барышында кайбер укучыларның әтиләре һәм якын туганнарының махсус хәрби операциядә катнашуы ачыкланды. Әйткәндәй, җомга намазыннан соң дин әһелләре аларның исән-имин булып, тиз арада Җиңү белән кайтуын теләп дога кылды.
Җомга көнне мәчеттә халык та күп җыелган иде. Намаздан соң балалар да мәчеткә узды. Дин әһелләре аларны иман йортының төзелү тарихы белән таныштырды, дин кануннары турында сөйләде, әхлак темасына әңгәмә корды. Укучылар, игътибар белән тыңлап, үзләрен кызыксындырган сорауларын бирде.
Шундый чара булачагын белеп, күпләр бу көнне мәчеткә күчтәнәчләр күтәреп килде. Ә Сирина Гыйззәтуллина, Резида Вәлиева һәм Мәстүрә Мәгасүмова кайнар аш әзерләде һәм мәчет ихатасында зур табын кордылар. Мәчеттә вәгазь тыңлап чыкканнан соң, олысы-кечесе шунда җыелышып, танышу, аралашу дәвам итте. Укучылар да бүгенге чарадан канәгать иде, чөнки үзләре өчен күпме мәгълүмат, сорауларына тулы җавап алды һәм әллә күпме яңалык белде.
Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Уфа районы.