+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Иман
26 Май 2025, 04:35

Нәрсә ул вәсвәсә?

“Вәсвәсә” сүзе Коръәннең иң соңгы сүрәсе “Ән-Нәс”тә болай дип телгә алына: “... миң шәррил вәсвәәсил ханнәәс” (“... вәсвәсә кылучының явызлыгыннан...”).

Нәрсә ул вәсвәсә?Нәрсә ул вәсвәсә?
Нәрсә ул вәсвәсә?


“Вәсвәсә – шәйтанның бер ысулы: ул яхшы гамәлләргә, битлек итеп, астыртын рәвештә зыян сала һәм шул рәвешле Аллаһ колын гыйбадәтнең үзеннән читкә этәрә. Мәсәлән, тәһарәт алганда шиккә төшерә, кеше тәһарәт алса да, аның камиллегендә шикләнә башлый. Нәтиҗәдә, кешенең күңеле төшеп, ул бөтенләй дә намазын ташларга мөмкин. Аллаһ сакласын!

Әйе, вәсвәсәнең башлангычы тәһарәт мәсьәләләреннән башлана. Үбәйә бине Кәгъдә радыяллаһу ганһедән болай дип риваять ителә: Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай дигән: “Тәһарәтнең үз шәйтаны бар, аның исеме Әл-Вәләхән. Шуңа да су вәсвәсәсеннән сак булыгыз!” (имам Әт-Тирмизи)”, - дип яза Тимергали хәзрәт Юлдашев.

Фото: Фәнүз Хәбибуллин

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас