

Чара Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышлана. Җыенның махсус кунагы – бөтен дөньяга “HOMAY” җыры белән танылган “AY YOLA” төркеме.
Җыенда намаз уку һәм бергәләп Русия белән Башкортстан ныклыгы, иминлеге өчен дога кылу, мәүлит, зекер, сәхабәләргә Коръән уку, корбан ашы, мөнәҗәтләр башкару, ук ату буенча осталык дәресләре, балалар өчен уеннар каралган.
Бәйрәмгә республиканың төрле районнарыннан билгеле галимнәр, имамнар, халкыбыз киләчәге, бердәмлеге өчен җан атучы билгеле шәхесләр чакырылган.