Укылышы: “Ләә хәүлә вә ләә куввәтә илләә билләәһил-галиййил-гаҙыыйм” (“з” хәрефе сакау итеп укыла). Мәгънәсе: “Газиз һәм Хаким булган Аллаһтан башка көч һәм куәт иясе юктыр”.
Гасад бине Вәда Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең: “Берәү көненә 100 тапкыр “Ләә хәүлә вә ләә куввәтә илләә билләәһил-галиййил-гаҙыыйм” сүзләрен әйтсә, ул кешегә фәкыйрьлек килмәс”, – дигән сүзләрен риваять иткән (Ибне Әби Әд-Дүнья).
Һәркемгә дә бәрәкәтле, игелекле, уңышлы эш атналары теләп калам! Зикер, дога сүзләре телебездән төшмәсен иде, алар ике дөнья бәхет-сәгадәтебез өчен дә мөһим булып тора”, - дип яза Тимергали хәзрәт Юлдашев.
Фото: Фәнүз Хәбибуллин