-11 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Иман
11 июнь 2025, 09:00

Бәрәкәт булсын өчен сигез киңәш

Бәрәкәт – Аллаһның рәхмәте килеп, аз гына нәрсәләрнең дә артып, күбәеп ирешүе ул. Бәрәкәт булса, аз гына акча да, вакыт та җитешле була. Бу хакта Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм әйткән. Бәрәкәт булсын өчен түбәндәге киңәшләргә күз салыгыз.

Бәрәкәт булсын өчен сигез киңәш
Бәрәкәт булсын өчен сигез киңәш

1. Һәр эшне “Бисмилләһ” сүзләрен әйтеп башлау.

2. Коръән уку.

3. Ризыкны гаилә белән бер табын артында утырып ашау.

4. Ризыкны калдырмыйча ашап бетерү.

5. Йокыдан иртә уяну.

6. Һәр эшебездән соң, гомумән, һәр көнне, Аллаһка шөкер сүзләрен әйтү.

7. Хәер, сәдака бирергә тырышу.

8. Туганнар белән элемтәне саклау.

Бу исемлекне тагы да дәвам итеп булыр иде, әлбәттә. Әлегә шуларны “көн кадагына” беркетеп, тормышыбызга кертеп җибәрсәк, һичшиксез, үзебез дә һәр көннең, эшнең, сәгатьнең, гомумән, тормышыбызның бәрәкәтен күрербез!

Фото: Фәнүз Хәбибуллин

Автор: Фануз Хабибуллин
Читайте нас