Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм юлга чыкканда болай дип дога кыла торган булган: “Аллааһүммә иләйкә тәүәҗҗәһтү вә бикәгътәсамтү, Аллааһүммә әкфинии мәә әһәммәнии вә мәә ләә әһтәммү ләһү. Аллааһүммә зәввиднит-тәкъвә үәгъфир лии зәнбии вә вәҗҗиһинии лил-хайри әйнә мәә тәвәҗҗәһтү”. (Тәрҗемәсе: “Аллаһым! Сиңа юнәлдем, Сиңа сыендым. Аллаһым! Шикле һәм шиксез нәрсәләрдән миңа таяныч бул. Тәкъваны миңа ризык әйлә, Аллаһым! (ягъни Сиңа гыйбадәтләр кылып, рухыма азык табыйм) Аллаһым! Гөнаһларымны гафу ит һәм кая гына китсәм дә, мине һәрвакыт хәерле эшләргә юнәлт”.
Фото: рixabay