Гомернең һәр сәгате чабыш атыдай дуамалланып чапканда, бер мизгелне шып туктатып, сәгать телләрен стопка куя торган чак бар - ул кулларны догага күтәреп, шушы бар җиһанны Яралтучыга мөрәҗәгать иткән мизгел. Нәкъ шул вакытта Җир шары әкренрәк әйләнә, уйлар тәртипкә килә, бу дөньяга нәрсә өчен килгәнеңне, ни өчен яшәгәнеңне һәм китәр вакыт җиткәндә нинди булырга тиешлегеңне аңлыйсың. Шул вакытта фанилык белән бакыйлык кушыла. Беренчесе икенчесе алдында башын иеп, аның мәңгелеген таный, тез чүгә...
Шул вакытта һәр мәхлүкъның бу тормышка юкка гына килмәвен аңлап, синең үзәгең булган җаныңның да үз вазифалары барын искә төшерәсең. Күзгә күренмәс җанның олуглыгын, кадер-хөрмәткә лаек булуын аңлаган йөрәк еш-еш тибә башлый. Шул вакытта Раббыңның биргән вәгъдәсен һәм Аның нинди Бөек, Рәхимле булуын тоясың.
Дога! Синең көчең гаҗәеп зур. Гафу ит безне! Без еш кына сине онытабыз шул. Кызганыч... Ә бит син үзеңнең фазыйләтең белән вакытны тоеп яшәргә өйрәтә беләсең...” – дип яза Айсылу Юлдашева.
Фото: Фәнүз Хәбибуллин