“Сәфәр” сүзе гарәпчәдән сәяхәт дигәнне аңлата. Бу айда Мәккә һәм башка шәһәрләрдә яшәүче халык, бик кызу булу аркасында яки сугышлар булу сәбәпле, йортларын калдырып күченеп китә торган булганнар.
Исламга кадәрге чорда гарәпләр арасында Сәфәр бәхетсезлек һәм бик күп борчу китерә торган ай дигән ышану яшәгән. Кешеләр ырым-шырымнарга ышану аркасында, сәфәр аенда гына төрле авырулар барлыкка килә, сугышлар чыга дип санаганнар һәм бу айда ни дә булса эшләүдән (туй, күченү, ниндидер зур эш башлау булсынмы) тыелып торганнар.
Ислам килгәннән соң, Сәфәр аена “ябышып” калган стереотиптан азат итү өчен, “Сәфәр әл-мүзәффәр” (уңышлы ай) һәм “Сәфәр әл-хайр” (игелек ае) кебек исемнәр бирелгән.
Пәгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм:болай дигән: “Авырулар, кошлар, ябалаклар, Сәфәр ае белән бәйле фалларга (ырым-шырымга) урын юк”.
Сәфәр — Аллаһның башка айлары шикелле, гадәти ай. Сәфәр ае белән бәйле ышанулар диндә тыелган. Сәфәр ае башка айлар кебек үк гадәти ай. Ул — Аллаһ барлыкка китергән календарьның бер өлеше, һәм ул бәхетсез һәм куркыныч була алмый. Гомумән Исламда айларның бәла-каза китерүе белән бәйләнеше юк. Шуңа күрә сәяхәткә чыгу, өйләнү (никах укыту) яки бу айда яңа эш башлау өчен, бернинди дә киртәләр юк. Бу эшләрнең уңышы бернинди айга бәйле түгел.
Иң мөһиме — юлга чыкканда, тормыш башлаганда Аллаһны онытмаска, белгән догаларны укырга, дөнья мәшәкатьләре белән намазны калдырмаска тырышыйк. Уңыш, бәхет айга, көнгә түгел, гамәлләребезгә, Аллаһның ризалыгына бәйле.
Сәфәр ае догасы: “Әллаһүммә фәрриҗнәә би-духуули-с-сәфәри үә-хтим ләәә би-л-хәйри үә-з-зафәр” (Тәрҗемәсе: “Әй Аллаһ, безгә Сәфәр аена керү шатлыгын бир. Безгә аны игелек һәм җиңү белән тәмамларга рөхсәт ит).
Фото: ДУМ РФ