+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Иман
1 август 2025, 05:10

Коръән аятьләре язылган савыт-саба кулланырга ярыймы?

Коръәндә һәм сөннәт буенча мондый төр савыт-саба кулланырга ярамый дигән турыдан-туры тыю юк. Гомум кагыйдә буенча, тыелмаган нәрсә рөхсәт ителгән дип санала. Шуңа күрә мондый төр савыт-сабаны көндәлек тормышта кулланырга була. Ләкин!

Коръән аятьләре язылган савыт-саба кулланырга ярыймы?Коръән аятьләре язылган савыт-саба кулланырга ярыймы?
Коръән аятьләре язылган савыт-саба кулланырга ярыймы?

“Мондый төр савыт-сабага Аллаһ сүзләре, аның исемнәре язылганлыкны истә тотарга һәм бик сак булырга кирәк. Андый савыт-сабаны теләсә кайда ташлап калдырырга, аңа харам ризык салырга, тәмәке төпчекләре салырга, көл савыты рәвешендә кулланырга, туалет, мунча кебек урыннарга алып керергә һәм шунда калдырырга ярамый.

Мондый савыт-саба ватылса, аны күмеп куярга кирәк.

Кемгә дә булса Коръән аятьләре язылган савыт-саба бирергә уйласагыз, үз-үзегезгә сорау бирегез: бүләкне алучы кеше ислам нормалары һәм этикеты белән танышмы, тиешле кагыйдәләрне үтәрме?” – дип яза “Хозур дин турында”.

Фото: Фәнүз Хәбибуллин
Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас