“Бу сорауга җавап бик гади. Шулай да, аңлаешлырак булсын өчен, бүләкләрнең 2 төрле булуын искәртеп үтик: бүләк итәргә ярый торган әйберләр һәм бүләк итәргә ярамый торган әйберләр.
Нәрсә ярый/ярамый икәнен ничек аерырга соң? Монда барысы да гади! Хәләл булган һәрнәрсәне бүләк итәргә ярый. Хәрам булган һәрнәрсәне ярамый.
Сәгать тыелган, хәрам әйберләр исемлегенә керми! Димәк, сәгать бүләк итәргә ярый! Ә "Сәгать бүләк итү гомерне кыскарта" дигән сүзләргә ышанырга ярамый”, - дип яза “Хозур дин турында”.
Фото: рixabay