“Йөрәкләрегез 10 сәбәп аркасында “үле” хәленә җитеп каткан.
1) Сез “Аллаһка ышанабыз” дип әйтәсез, ләкин Аңа итагать итмисез, Аның хакын хакламыйча, үз хакларыгызны гына хаклыйсыз.
2) Сез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләм турында беләсез, аны Аллаһның ахыргы илчесе буларак таныйсыз, ләкин сөннәтен үтәмисез, ягъни аның эш-гамәлләрен үрнәк итеп алмыйсыз.
3) Сез Коръәнне Аллаһның соңгы изге китабы булуын беләсез, ләкин аның хөкемнәрен өйрәнеп, алар буенча яшәргә тырышмыйсыз.
4) Сез Җәннәт турында, ягъни мәңгелек әхирәт тормышында Аллаһы Тәгалә мөэминнәр өчен әзерләгән рәхәтлек урыны турында беләсез, ләкин аңа омтылмыйсыз.
5) Сез Җәһәннәм турында, ягъни мәңгелек әхирәт тормышында Аллаһы Тәгалә әзерләгән газап урыны турында беләсез, ләкин анда илтүче гамәлләрне һаман эшлисез.
6) Сез төп дошманыгыз шайтанның сезгә фәкать начарлык теләгәнен, сезгә зарар гына китергәнен беләсез, ләкин аңа каршы көрәшмичә, аның белән ризалашасыз.
7) Йокыдан торуга сез башкаларның кимчелекләрен барлый башлыйсыз, ә үз кимчелекләрегезне күрмисез, алардан арынырга тырышмыйсыз.
8) Сез Аллаһы Тәгаләнең су, ризык, һава, сәламәтлек һәм башка бик күп, бик күп нигъмәтләрен файдаланасыз, әмма шулар өчен Аңа рәхмәтегезне белдермисез, шөкер итмисез.
9) Сез үлемнең хак булуына ышанасыз, ләкин намаз, ураза һәм башка гыйбадәт төрләре ярдәмендә аңа әзерләнмисез.
10) Сез вафат булганнарны әхирәткә озатасыз, ләкин моннан гыйбрәт алмыйсыз...”, - дип яза Ришат хәзрәт Курамшин.
Фото: рixabay