“Рәсүлебез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм урта буйлы булган. Ләкин озын буйлы кеше янында торганда, пәйгамбәребез шул кешедән озынрак күренгән. Утырганда аның иңсәләре башкаларның иңсәләреннән өстәрәк булган.
Аллаһның Рәсүле Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм һәрвакыт үзе белән мисвәк һәм тарак алып йөргән. Чәчләрен һәм сакалын ул көзгегә карап тараган. Кичләрен күзләренә сөрмә сөрткән.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм, гадәттә, тиз адымнар белән алдына карап йөргән. Рәсүлебездән килгән хуш ис буенча аның кайсы юлдан баруын белеп булган.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм бик чибәр кеше булган. Хәдисләрдә болай дип искә алына: Аллаһның Рәсүле урта буйлы, камил гәүдәле, киң җилкәле, озынча йөзле, киң маңгайлы, зур кара күзле, дулкынсыман чәчле, озын керфекле һәм куе сакаллы булган”, дип язылган “Пәйгамбәрләр тарихы” китабында.
Фото: рixabay