+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Иман
1 сентябрь 2025, 04:25

Баланы мәктәпкә озатканда нинди дога укырга?

Сентябрьдән күпләр өчен яңа тормыш башлана. Кемдер баласын - 1нче сыйныфка, кемдер 11нчегә озата. Кемдер үзе мәктәптә эшли. Ничек кенә булмасын, өй эшләре, контроль эшләр, имтихан дип борчылу чорына аяк бастык. Баланы мәктәпкә нинди дога укып озатырга? Бәлки, балага өйрәтеп куярга кирәкле берәр дога бардыр?

Баланы мәктәпкә озатканда нинди дога укырга?Баланы мәктәпкә озатканда нинди дога укырга?
Баланы мәктәпкә озатканда нинди дога укырга?
Үзегез дә, балагыз да һәр эшне шушы сүзләр белән башлагыз:
“Бисмилләһир-рахманир-рахим” (“Рәхимле һәм Шәфкатьле Аллаһы исеме белән!”)

“Рабби йәссир уа ләә тугәссир. Рабби тәммим бил-хайр” (“Раббым! Һәр эшемдә җиңеллек бир. Раббым! Миңа башлаган һәр эшемдә хәерле азак насыйп ит”).

“Рабби зиднии гыйлмән (“И, Раббым! Гыйлемемне арттыр” (“Та Һа” сүрәсе, 114).

“Аллахуммә-нфәгнәә бимәә галләмтәнәә вә гәллимнәә мәә янфәгунәә вә зиднии гыйлмән” (“Я, Аллаһым! Безнең гыйлемнәребезне файдалы итсәң, безне файдалы гыйлемнәр белән бүләкләсәң һәм аларны арттырсаң иде”).

“Рабби-шрах лии садрии вә йәссир лии әмрии вәхлүл гукдәтәм-минәл лисәәни йәфкаһу каүлии” (“И, Раббым! Минем күкрәгемне киң кыл! Эшемне миңа җиңел кыл. Сүземне яхшы аңлый алсыннар өчен телемдәге төенне чиш”) ("Та Һа" сүрәсе, 25-28).

Фото: рixabay
Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас