Кызганыч, чөнки бүген миһербанлы, нечкә күңелле булу - ул көчсез, йомшак, юаш булу, дип атала.
Кызганыч, тик бүген каты бәгырлелек модада. Аны көчлеләрнең сыйфаты дип саныйлар.
Кызганыч, чөнки куркыныч, авыр хәбәрләр безне шуның кадәр биләп алды ки, хәтта без аларга битарафлык белән карарга мөмкинбез.
Кызганыч, әмма еш кына без безнеке дип санаган балаларның "безнеке булмаган"нарын күрәбез. Аларны бүген интернет тәрбияли, үстерә һәм ата-ана, әби-бабай гына хәл итергә тиеш булган мәсьәләләрне "хәл итә".
Кызганыч, бик кызганыч дөньяда яшибез. Алдагысын Аллаһ кына белә. Аннан ярдәм, туры юл сорасак иде. Үзебезгә генә түгел, балаларыбызга, нәселебезгә дә.
Күз яшьләре көчсезлек билгесе түгел! Изгелек кылучы беркатлы дип саналмый! Ул бары тик күңел байлыгы белән уртаклаша...
Әгәр син моны хис итә, күрә, аңлый, кадерли, бәяли белмәдең икән, бу синең проблемаң, аныкы түгел!
Дөньяны яхшылык, мәрхәмәт һәм дога коткарачак. Аллаһның безгә рәхмәте булса, билгеле...” – дип яза Айсылу Юлдашева.
Фото: Фәнүз Хәбибуллин