

Ә дүшәмбе – Исламда иң кадерле, матур көннәрнең берсе. Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәламнең туган көне дә дүшәмбегә туры килгән.
Дүшәмбе көнне кылган аерым бер гамәлләр өчен искиткеч зур савап та языла.
Әгәр дүшәмбе көннең җиңел узуын теләсәң, ураза тот. Аллаһның рәхмәтенә ирешергә, тормышын бәрәкәтле итәргә теләүче һәркем нәфел уразасын тота ала. Дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе уразалары нәфел уразаларыннан санала. Моның бик тә олуг гамәл булуы хакында Аллаһ илчесенең хәдисе бар.
Хәзрәти Гайшә радыяллаһу ганһе һәм Рәсүлебезнең сәхабәсе Әбү Һөрайра радыяллаһу ганһе Пәйгамбәребез галәйһиссәламнең әлеге сүзләрен риваять иткәннәр: “Фәрештәләр дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә гамәлләрнең хисабын күрсәтә, ә мин гамәлләремнең ураза кылган вакытта күрсәтелүен телим”.
Иртәгәсе көнне уразада уздырырга теләсәгез, “Раббым, ният кылдым әлеге дүшәмбе/пәнҗешәмбе уразасын тотмакка”,– дип ният кылырга кирәк булыр.
Фото: Фәнүз Хәбибуллин