Дөрестән дә, Аллаһ һәр эшнең йомшаклык һәм игелек белән башкарылуын ярата.
Йомшаклык кайда гына булса да – һәрнәрсәне бизи, ә аның булмавы һәрнәрсәне ямьсезләтә.
Башка мәхлукларга мәрхәмәтле булмаган кешегә карата Аллаһ Тәгалә мәрхәмәтле булмас.
Бәхәсләшмәгез, башкалардан көлмәгез һәм үти алмаслык вәгъдәләр бирмәгез.
Аллаһ Тәгалә сезнең кыяфәтегезгә дә, мал-мөлкәтегезгә дә карамый. Ул сезнең йөрәкләрегезгә һәм кылган гамәлегезгә карый.
Җиңеләйтегез һәм катлауландырмагыз, шатландырыгыз һәм нәфрәтләндермәгез.
Ниндидер күңелсез хәлгә тарысаң, “их, әгәр болай иткән булсам...” дип әйтмә, “бу – Аллаһның тәкъдире, Аллаһ нәрсә теләде – шул булды” дип әйт. Дөрестән дә, “әгәр” сүзе шайтан өчен синең гамәлләреңә бер ишектер.
Күзләребез елап, йөрәкләребез боекса да, Аллаһ Раббыбыз разый булган сүзләр генә сөйлик...”- дип яза Ришат хәзрәт Курамшин.
Фото: Динар Кәлимуллин