Без барлык эшебезне Аллаһ Тәгалә ризалыгы өчен эшләргә тиеш. Кунак чакыру, кунак кабул итү дә искәрмә түгел.
Тагын бер хәдисендә Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Мөэмин йортына кунак керсә, аның үзе белән мең бәрәкәт, мең рәхмәт килер. Аллаһ Тәгалә кунак ашаган һәр кисәк өчен йорт хуҗасына бер хаҗ, бер гомрә кылу савабын яздырыр”, – ди.
Шуңа күрә кунак каршылау, кунак итү – бик зур саваплы гамәл”, дип яза Тимергали хәзрәт Юлдашев.
Фото: Фәнүз Хәбибуллин