Берничә ел элек үз көчләре белән төзекләндергән мәчеткә эзне суытмый искеакташлылар: биредә җомга намазлары, төрле дини чаралар даими үткәрелеп тора. Изге җомга көннәренең берсендә Аллаһ йортына җыелышып, мөселманнар өчен бик әһәмиятле булган Мәүлид бәйрәмен - Мөхәммәд пәйгамбәрнең туган көнен билгеләде.
Иске Акташ авылы халкыннан тыш, күрше авыллардан килүчеләр дә бар иде. Авылның имам-хатыйбы Вәлиҗан хәзрәт Гәрәев, кунакларны сәламләп, Мәүлид кичәсенең фазыйләтләре, Пәйгамбәребез Мөхәммәт галәйһиссәләмнең камил сыйфатлары, тормыш юлы белән таныштырып үтте.
- Берәр йортта яисә мәчеттә, яки мәхәлләдә Мәүлид укылса, ул йортның, мәчетнең, мәхәлләнең тирә-якларын фәрештәләр чорнап алыр һәм шушы урынның халкына фәрештәләр салават әйтеп торыр һәм барысына да Аллаһы Тәгалә тарафыннан мәрхәмәт һәм Аллаһның разыйлыгы насыйп булыр, - дип, дин галименең сүзләрен китереп, ул җыелучыларны рухландырып җибәрде.
Вәгазьдән соң Коръән сүрәләре укылды, бергәләшеп дога кылдылар. Мәчеткә сәдака салучылар да бик күп булды бу көнне. Әйткәндәй, бәйрәм табынын да авыл халкы бергәләшеп әзерләде. Әлеге бәйрәмне үткәрү өчен шушы авылда туып-үскән, бүген дә аның тормышында актив катнашып яшәүче Фирдәүсә Мостафинаның улы Альберт Айрат улы матди ярдәм күрсәткән. Шул акчага ит һәм башка азык-төлек алып, тәмле пылау әзерләнде. Бу эшне, шулай ук, авылдагы төзекләндерү эшләрендә актив катнашучы Алишер Аббасов үз өстенә алды һәм җыелучыларны искиткеч тәмле пылау белән сыйлады. Кыскасы, бәйрәм уңаеннан мәчеткә килүчеләрнең һәммәсе өйләрендә тәмле-тәмле ризыклар әзерләп, сый-нигъмәтләрдән сыгылып торган табын кордылар.
Аннары җыелучылар Җомга намазына басты. Шуны да әйтергә кирәк: иң фазыйләтле гыйбадәтләрнең берсе булган намазга басучылар да авылда мәчет барлыкка килү белән шактый арткан.
Иске Акташ авылында узган Мәүлид бәйрәме үзенә күрә бер дини дәресне хәтерләтте. Күпме гыйлем алып, ихлас аралашып, фикерләшеп, күңелләргә җиңеллек һәм рухи байлык алып, киләчәктә дә шундый мәҗлесләрне үткәрергә насыйп булсын, дигән теләкләр белән таралышты җыелучылар.
Эльвира Ямалетдинова фотолары.