+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Иман
28 сентябрь 2025, 05:15

Үлем хәбәре ишеткәч, нинди сүзләр әйтергә?

Аллаһ Тәгалә кешеләрне барлыкка китергән һәм аларның ничек, кайда һәм кайчан үләсен дә билгеләп куйган.

Үлем хәбәре ишеткәч, нинди сүзләр әйтергә?Үлем хәбәре ишеткәч, нинди сүзләр әйтергә?
Үлем хәбәре ишеткәч, нинди сүзләр әйтергә?
Ислам үлем турында уйлануларны хуп күрә. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм сәхәбәләрен үлем турында мөмкин кадәр ешрак искә төшерергә өйрәткән. Чөнки үлем турында уйланулар көнчелектән, дөньяви нәрсәләргә мөкиббән китүдән саклый.

Мөселман кешесе үлем хакында ишеткәч, иң беренче булып әлеге сүзләрне әйтергә тиеш: “Инәә лилләәһи вә иннәә иләйһи рааҗигуун” (“Дөреслектә, без - Аллаһтан. Һәм кайтуыбыз да Аллаһка”).

Бу – һәрнәрсәне Раббыбызның тәкъдире икәнен, һәр гамәлнең Аның Кодрәтендә булуын аңлаган, кабул иткән кешенең сүзләре.
Нәкъ менә шушы сүзләр кешегә бу дөньяның фани булуын, безнең Аллаһы тарафыннан бу җир йөзенә җибәрелүебезне һәм бары Аңа кайтачагыбызны кабат искәртә.

Үлем ахыргы нокта түгел, дөньяви тормыштан мәңгелеккә күчү генә.

Фото: Фәнүз Хәбибуллин
Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас