-11 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Иман
6 октябрь 2025, 11:25

Нәрсә ул Бәрзах?

"Кешенең ахирәттәге тормышы нәкъ менә үлгәннән соң башлана. Мәгълүм булганча, үлем – ул җанның тәннән аерылуы. Җанның үлем вакытындагы һәм үлемнән соңгы халәте галимнәрне генә түгел, гади кешеләрне дә бик кызыксындыра.

Нәрсә ул Бәрзах?
Нәрсә ул Бәрзах?

Коръән һәм сөннәттә бу хакта мәгълүмат күп түгел, әмма шунысы билгеле – кеше үлгәннән соң җанның Кыямәт көненә кадәр булачак урыны «Әл-Бәрзах» дип атала.

Бәрзахта кеше үлгән көненнән башлап, кабереннән кубарылуына кадәр булачак. Һәрбер кеше, бу дөньядан нинди хәлдә китүенә карамастан, Бәрзах тормышын үтәчәк һәм Кыямәт көнендә кабереннән кубарылачак.

«Әл-Бәрзах» сүзенең телдәге мәгънәсе – «ике нәрсәне бүлә торган пәрдә» яки «киртә».

«Әл-Бәрзах» төшенчәсен шулай тәгаенләп була: «Әл-Бәрзах» ул фани дөнья белән Кыямәт көнен бүлә торган ара”, дип яза “Хозур дин турында”.

Фото: рixabay
Автор: Фануз Хабибуллин
Читайте нас