Бүген, ишетеп-күреп торабыз, мондый караклар торган саен көчлерәк була бара. Алар телефоннан шалтырата, мессенджерларда яза, ялган сайтлар һәм рассылкалар булдыра. Мондый һөҗүмнәргә каршы бигрәк тә өлкән яшьтәге кешеләр, нәнәйләребез, картәтиләребез көчсез. Сәбәбе дә бик гади: алар башка вакытта үскән, элек өлкәннәрне алдау коточкыч гөнаһ саналган, шуңа күрә алар ят кешеләрнең сүзләренә бик тиз ышана.
“Саклык банкы” бәяләвенчә, узган елда русиялеләрнең мошенниклардан күргән зыяны 295 миллиард сум тәшкил иткән, ә 2025 елда бу сан 350 миллиард сумга кадәр җитәргә мөмкин! Һәм илебездә финанс мошенникларның 60 процентын телефон ярдәмендә эш итүче караклар тәшкил итә икән. Шалтыраткач, алар еш кына үзләрен “банк хезмәткәре” яки “хокук саклау органнары хезмәткәре” дип атый. 70 процент очракларда кешеләр аларга үзләре үк банк карталарының паролен хәбәр итә яки, “отышлы инвестицияләр” вәгъдәләренә, “счет блокировкаланган” кебек куркытуларына ышанып, акча күчерә. Шул рәвешле, караклар, курку һәм комсызлык кебек хис-кичерешләрдә уйнап, ялган юллар белән кешеләрнең акчаларын тартып ала.
Аллаһ Тәгалә Коръәндә әйтә: “Ий иман китерүчеләр! Үзара килешенгән (һәм динебез тарафыннан рөхсәт ителгән) сәүдә юлы белән булмаса, (шәригать кушмаган риба, отышлы уен һәм талау кебек) бозыклык белән арагызда (бер-берегезнеке булган) малларыгызны ашамагыз” (“Ән-Ниса / Хатыннар” сүрәсе, 29нчы аять).
Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай дип әйткән: “Мөселманның кулыннан да, теленнән дә башка кешеләр зыян күрмәс”. Бу аять һәм хәдис намуслылыкның иманның нигезе булуын, ә караклыкның, Ислам принципларына каршы килеп, алдау һәм гөнаһ булып торуын исебезгә төшерә.
“Дошманнан саклану өчен, аның кем булуын белергә кирәк” дип әйтәләр. Бүген Интернет, телефон аша эш итүче караклар нинди хәйләләр кора соң? Аларның мондый киң таралган схемалары бар:
Банк исеменнән шалтырату. Кешене куркытып, алар: “Картагыздан акча алырга маташалар! Операцияне гамәлдән чыгару өчен SMSтагы кодны әйтегез”, – дияргә мөмкин. Ә чынлыкта бу код әлеге каракларның үзләренә акча урлау өчен кирәк.
Туганың исеменнән шалтырату. Мәсәлән, балагыз исеменнән шалтыратып: “Әни, мин юл һәлакәтенә эләктем, ашыгыч рәвештә акча кирәк!” – дияргә мөмкиннәр. Мондый очракта бигрәк тә өлкән яшьтәгеләр куркып калып, ярдәм итү өчен барысын да бирергә әзер.
Мессенджерларда һәм социаль челтәрләрдә хатлар. “Сезгә дәүләттән түләүләр каралган” яки “Сылтама буенча узыгыз һәм бүләк алырсыз” кебек хәбәрләр булырга мөмкин. Әмма бу сылтамалар ялган сайтларга китерә, анда исә банк карталарыгызның саннарын кертергә сорыйлар.
Ялган социаль хезмәткәрләр. Караклар өйгә килеп, үзләрен банк, пенсия фонды яки торак-коммуналь хуҗалык (ЖКХ) хезмәткәрләре дип таныштыралар. Кәгазьләргә кул куярга яки акчаны аларга “сакларга” биреп торырга тәкъдим итәргә мөмкиннәр.
Мондый каракларның ялганына бигрәк тә өлкән буын вәкилләре ышана, дидек. Ни өчен? Моның сәбәпләре түбәндәге булырга мөмкин:
– алар бер-береңә ышаныч һәм хөрмәттә тәрбияләнгән;
– техник яктан телефоннарны, Интернетны аңлап бетерми;
– “дәүләт белән проблемалардан” курка һәм барысын да тизрәк төзәтергә омтыла;
– караклар кешеләрнең курку, кызгану кебек хисләрендә уйный.
Караклардан, ялганчылардан ничек сакланырга соң?
Беренчедән, истә тотарга кирәк: банклар беркайчан да шалтыратып код сорамый. Моны шулай ук өлкән яшьтәге туганнарыбызга аңлатырга кирәк. Якыннарыгыз белән тормышта булган берничә мисалны тикшерегез.
Билгесез кешеләр шалтырата икән, ашыкмагыз, кабаланмагыз, Аллаһка сыенып, “әгузү билләһи минәш-шәйтанир-раҗим” дип әйтегез. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Ашыгу – шайтаннан, ә тынычлык саклау – Аллаһтан”, – дип әйткән. Шулай ук Рәсүлебез галәйһиссәлам: “Иман – ул тынычлык”, – дип өйрәткән безне.
Икенчедән, “өч юк” дигән кагыйдәне истә тотарга киңәш итәләр. Ягъни:
1. Карта мәгълүматларын беркемгә дә әйтмәскә.
2. SMSтан кодларны беркемгә дә хәбәр итмәскә.
3. Акчаны беркемгә дә “саклау өчен” бирмәскә.
Динебез безгә ышанып тапшырылган нәрсәләрне сакларга куша: “Һичшиксез, Аллаһ сезгә әманәтләрне ияләренә кайтарырга әмер итә” (“Ән-Ниса / Хатыннар” сүрәсе, 58нче аять).
Өченчедән, телефоннарыгызда шикле номерларны “кара исемлек”кә кертегез, “спамнан саклану” кебек мөмкинлекләрне кушыгыз.
Дүртенчедән, гаилә әһелләрегез белән шартлы сүз (пароль, код) турында килешегез. Мәсәлән, нәнәсенә оныгы исеменнән шалтыратып, акча сорыйлар. Ул: “Безнең шартлы сүзне әйт”, – дигәч, караклар аны атый алмаячак. Нәнәй шунда ук телефонны сүндереп куячак.
Бишенчедән, шикле булган бар мәгълүматны тикшерергә кирәк. Банктан SMS килде яки шалтыраттылармы? Сүндереп, кире үзегез банкның рәсми номерына шалтыратыгыз. Өлкәннәр исә, ниндидер шикле шалтыратулар булса, башта балаларына шалтыратсын, ашыгып карар кабул итмәсеннәр. Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Үзеңдә шик тудыра торган нәрсәләрне калдыр һәм шик тудырмый торганнарга мөрәҗәгать ит”, – дигән.
Әйткәнемчә, динебездә ялганлау катгый тыелган. Ә кешеләрнең ышанучан булуы – бер сынаудыр. Коръән Кәримдә әйтелгән: “Моннан соң нәҗес булган потлардан да сакланыгыз, ялган сүздән дә (һәм ялган шаһитлыктан да) качыгыз” (“Әл-Хаҗ” сүрәсе, 30нчы аять).
Якыннарыбыз, туганнарыбыз – Аллаһтан бирелгән әманәттер. Аларны ялганчылардан, караклардан саклау да безнең бурычыбыз һәм хәерле гамәл булып тора. Кеше өчен акчасын югалту – ул бит матди югалту гына түгел, ә сәламәтлегенә, тынычлыгына, ышанычына да зыян.
Йомгаклап әйткәндә, караклар куркыту, ашыктыру аша эш итәләр. Ә без белемебез, тынычлык саклау һәм гаиләбезнең ярдәме белән саклана алабыз.
Аллаһ Тәгалә Коръән Кәримдә болай дип әйтә: “Аллаһ беркемгә дә көченнән килмәслек нәрсә йөкләми. Һәркемнең (изге гамәлләр эшләп) казанганы үз файдасына, (начарлык) кылганы да үз зарарына” (“Әл-Бәкара / Сыер” сүрәсе, 286нчы аять).
Аллаһ Тәгалә мал-мөлкәтебезне саклап, өммәтебезне ялганнан сакласын! Әмин.
Йосыф хәзрәт ЙОСЫПОВ.