

Уфаның Инвестиция-төзелеш комитеты генеральный директоры, Уфа шәһәр Советы рәисе Марат Вәсимов хәбәр иткәнчә, белгечләр бинаны яктыртуның җиде вариантын әзерләгән. Объектта төрле төстәге температура һәм төсмердәге җиһазлар кулланыла. Бу - визуаль кабул итү һәм техник мөмкинлекләрне бәяләү өчен кирәкле этап.
Радий Хәбиров ассызыклаганча, тәүлекнең караңгы вакытында мәчет шәһәр ландшафтына туры килергә, эстетик һәм техник таләпләргә җавап бирергә тиеш.
- Яктыртуның барлык вариантлары да үзенчә кызыклы. Тагын бер тапкыр очрашып, тәкъдимнәрне җентекләбрәк өйрәнергә килештек, шуннан соң инде ахыргы карар кабул итәчәкбез, - дип билгеләде Радий Хәбиров.
Фото: glavarb.ru