+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Иман
10 ноябрь 2025, 09:20

Тел ярасы төзәлмәс...

Яла ягу — кешене урынсызга гаепләү, ялган сүзләр белән кешенең дәрәҗәсен төшерү, һич булмаган хәлләр сөйләп, халык алдында кешенең исемен пычратудыр. Яла ягу Ислам динендә хәрам эшләрдән санала, чөнки яла ягу гөнаһсыз кешеләрне авыр хәлдә калдыра. Кем турында булса да сөйләгәндә ул сүзләрнең иясенә барып ирешүе турында да уйларга кирәк. Белгәнебезчә, тел пычактан да үткен. Тикмәгә генә, пычак ярасы төзәлер, тел ярасы төзәлмәс, димиләр.

Тел ярасы төзәлмәс...Тел ярасы төзәлмәс...
Тел ярасы төзәлмәс...

“Тел белән эшләнгән зур гөнаһлардан берсе — яла ягу. Әгәр телеңә хуҗа була белмәсәң, иң күп бәла һәм гөнаһларга сәбәп булырга мөмкин. Бик күп бәлаләр һәм һәлакәтләр кешегә теле аркылы килә. Шуның өчен бабаларыбыз, телчән теленнән табар, дигән дә инде.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм бер хәдисендә болай дигән: “Шик тә юк, адәм баласының хата һәм гаепләренең күбесе теленнәндер”. Бу мәсьәләдә Исламның түбәндәге кисәтүләрен искә төшереп үтәргә кирәк. Аллаһ Тәгалә әйткән: “Әй мөэминнәр, әгәр сезгә явыз бер кеше бер хәбәр китерсә, ул әшәке, ара бозучы кешенең хәбәрен тикшермичә, аңа ышанмагыз. Әгәр бу кешегә ышансагыз, үзегез дә белмичә, бер кавемгә, бер җәмәгатькә усаллык кылган булырсыз. Аннан соң, дөреслекне аңлагач, бик нык үкенерсез” (“Хөҗүрәт” сүрәсе, 6нчы аять). Бу аятьтән аңлашылганча, һәр ишеткән сүзгә ышанырга ярамый. Мондый очракларда булганнан бигрәк булмаганны арттырып сөйләргә яраталар. Мондый сүзләрнең азагын табу кыен була.

Яла ягу һәрвакыт булган. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм исән вакытында булган бер вакыйганы китереп үтик. Әгәр Аллаһ Тәгаләнең аятьләре Гайшә анабызның гөнаһсыз булганын белгертмәсә, аларның тормышы ничек булыр иде икән? Әлбәттә, алар гомер буе кайгы-газапта яшәр иде. Ләкин Аллаһ Тәгалә, Пәйгамбәребезгә аятьләр җибәреп, бу хатаны үз вакытында төзәтергә мөмкинлек биргән.

Эшләнгән явызлык-усаллыклар беркемгә дә табыш булып кайтмый. Башкаларга зарар иткән кеше, бу җирнең өсте булганы кебек, асты да бар икәнен онытмасын иде. Башкаларга явызлык ясаганнарга бу дөньяда качып калыр өчен урын табылса да, әхирәт тормышында андыйлар беркая да качып котыла алмас. Ул көндә алар, “Кыямәт” сүрәсендәге 10нчы аятьтә әйтелгәнчә, "Кая качып котылырга?" диячәк”, – дип яза мәшһүр фикер иясе, язучы, мәгърифәтче, галим һәм дин эшлеклесе Ризаэтдин Фәхретдин.

Фото: рixabay


Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас