+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Иман
17 ноябрь 2025, 05:50

Бәрәкәтнең сере нәрсәдә?

Халид бине Вәлид тапшырган хәдистә әйтелә: бервакыт Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм янына бер гарәп килеп: “Ий, Аллаһның Илчесе, мин синнән бу дөньяда бәрәкәт җитсен өчен ниләр эшләргә кирәклеген сорарга килдем”, – дип әйтте. Пәйгамбәребез галәйһиссәлам шунда: “Син сора, мин җавап бирермен”, – дип әйтте.

Бәрәкәтнең сере нәрсәдә?Бәрәкәтнең сере нәрсәдә?
Бәрәкәтнең сере нәрсәдә?

– Аллаһ Тәгалә каршында иң изге гамәлләр нинди?
– Күркәм холык, тыйнаклылык һәм кайгыларга сабыр булу.

– Аллаһ Тәгалә каршындагы иң начар гамәл нинди?
– Начар холык һәм саранлык.

– Бу һәм теге дөньяда Аллаһ Тәгаләнең ачуын нәрсә баса?
– Яшерен садака бирү һәм талашканнарны дуслаштыру.

– Кыямәт көнендә җәһәннәм утын нәрсә сүндерә ала?
– Кайгыларга һәм хәсрәтләргә түземлек.

– Аллаһ Тәгаләнең һәм Аның Пәйгамбәренең яраткан бәндәсеннән булырга телим.
– АллаһыТәгалә һәм Аның Пәйгамбәре яратканнарны ярат.

Фото: Фәнүз Хәбибуллин

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас