Оештыручылар: Ислам мәдәниятен, фәнен һәм мәгарифен яклау фонды (Мәскәү) һәм Башкортстан Башлыгы каршындагы Дәүләт-конфессияара мөнәсәбәтләр буенча совет ярдәме белән Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте.
Конференциянең максаты: рухи-әхлакый кыйммәтләрне, конфессияара һәм милләтара тынычлыкны һәм татулыкны ныгытуга, Русия мөселман өммәтенең һәм Евразия киңлегенең иҗади потенциалын үстерүгә юнәлтелгән тәкъдимнәр эшләү.
Чараларда Башкортстан җитәкчелеге, традицион конфессияләр лидерлары, Ислам дөньясы университетлары федерациясе һәм Мәгариф, фән һәм мәдәният мәсьәләләре буенча Ислам оешмасы (ICESCO ) вәкилләре, шулай ук дәүләт органнары, фәнни һәм эксперт җәмәгатьчелеге, мәгариф оешмалары вәкилләре, югары уку йортлары укытучылары һәм студентлары, Русия төбәкләреннән дин һәм җәмәгать эшлеклеләре катнашачак.
Моннан тыш, 12 чит ил вәкиле килүе көтелә: Бахрейн, Мисыр, Иордания, Тунис, Төркия, Гыйрак, Иран, Һиндстан, Германия, Канада, Согуд Гарәбстаны Корольлеге, Монголия һәм БДБ илләреннән Үзбәкстан, Кыргызстан, Казахстан, Таҗикстан, Азәрбайҗан, Беларусь.
18 ноябрьдә “Ислам идеаллары һәм кыйммәтләре: бер өммәт – уртак язмыш” дип аталган XVI Халыкара фәнни-гамәли конференция була. Чара кысаларында “Махсус хәрби операция һәм дин”, “Заманча киңкүләм мәгълүмат чаралары һәм дини оешмалар белән аралашу ысуллары”, “Бер өммәт – уртак язмыш” секцияләре узачак. Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте Русия Ислам университеты һәм Башкортстан Башлыгы каршындагы Дәүләт хезмәте һәм идарә академиясе арасында хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелачак.
19 ноябрьдә Русия Ислам университетында “Камали укулары” дип аталган V Бөтенрусия студентлар фәнни-гамәли конференциясе узачак.
– “Ислам идеаллары һәм кыйммәтләре” Халыкара конференциясе дин тотучылар өчен генә түгел, ә бөтен җәмгыять һәм дәүләт өчен дә зур әһәмияткә ия, – диде Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин 15 ноябрьдә журналистлар белән очрашуда. – Бүген дәүләт илебез халыкларының рухи-әхлакый кыйммәтләрен саклау һәм ныгыту юнәлешендә актив эш алып бара. Мисал буларак, 2026 елдан башлап мәктәпләрдә 5нче сыйныф укучылары өчен рухи-әхлакый тәрбиягә багышланган махсус дәресләр кертеләчәк. Бу дәресләрдә балалар халык традицияләре, тормышның рухи нигезләре һәм аның мәгънәсе белән тирәнтен танышачак. Мәгариф министрлыгы тарафыннан хупланган әлеге дәресләрнең программасы бик бай эчтәлекле. Укучылар тормыш мәгънәсе, рухи-әхлакый кыйммәтләр нормалары хакында фикер алышачак, җәмгыятьтә дини оешмаларның ролен ачыклаячак.
Быелгы конференциябез тынычлык һәм бердәмлек темасына багышлана: “Бер өммәт – уртак язмыш”. Өммәт дип кардәш җаннар белән берләшкән кешеләрне атыйлар. Гаилә – милләтнең һәм дәүләтнең нигезе. Без барыбыз да Адәм белән Һәвадан килеп чыкканбыз.
Конференциядә власть органнары вәкилләре, дин галимнәре, тарихчылар, Ислам һәм башка дин белгечләре, югары уку йортлары укытучылары һәм студентлары, дин һәм җәмәгать эшлеклеләре катнаша. Мөселманнар – бөтен кешелекнең аерылгысыз өлеше, һәм аларның җәмгыять бердәмлегендәге роле гаять зур.
Иблис кебек дошманнар кешеләрне аерырга тырышканда, безгә берләшергә кирәк. Бу Донбасста һәм Палестинадагы хәзерге конфликтлар шартларында аеруча мөһим. Әгәр без явызлыкка иярсәк, балаларыбызга нәрсә калдырырбыз?
Элек кешеләр сугыш кырларында салкын корал белән сугышкан булса, хәзерге заманча кораллар бик куркыныч, һәм бу бөтен цивилизациянең үлеме белән яный. Аллаһ Тәгалә моңа юл куймас. Коръәндә: “Кешеләр сугыш утын кабызырга тырышса, Аллаһ Тәгалә аны сүндерәчәк”, – диелгән.
Шуңа күрә бу конференция бик мөһим. Авырлыкларга карамастан, илебез хакыйкать һәм тынычлык ягында. Без беркемне дә яулап алырга теләмибез, безнең территориябез болай да бик зур. Безнең ил – тынычлык һәм татулык үрнәге. Алардан башка бердәмлек була алмый.
Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Шәйхел-Ислам Тәлгать хәзрәт Таҗетдиннең дингә һәм Ватанга хезмәтенә 45 ел тулу – илебезнең мөселман өммәте өчен күренекле вакыйга. Уникенче мөфтинең Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәтенә идарә иткән еллары – күп миллионлы илебезнең Ислам өммәте өчен һәм Ватаныбыз мәнфәгатьләренә намуслы, эчкерсез һәм җаваплы хезмәт, Аллаһ Тәгалә ихтыяры алдында рухи батырлыкның, иман ныклыгының, сабырлыкның бөек үрнәге.
Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте — илебезнең иң борынгы дини идарәсе, Ислам дөньясында киң билгеле оешма. Ул Русия мөселманнарын берләштерүче институт булып тора, дәүләт белән Ислам мөнәсәбәтләрен көйләүдә гаять мөһим роль уйный. 237 еллык бай тарихы булган Үзәк диния нәзарәтенең дөнья мөселманнары арасында абруе зур, ул үз башлангычы астында Русиянең Калининградтан Хабаровскига кадәр мөселманнарның төбәк дини идарәләрен һәм урындагы мөселман дини оешмаларын берләштерә.
1980 елның 19 июненнән Үзәк диния нәзарәтенә заманыбызның күренекле мөселман эшлеклесе, мәгърифәтчелек һәм тынычлык урнаштыру эшчәнлегенә фидакарь хезмәт итүче, Ватаныбызда гына түгел, дөнья Ислам өммәте тарафыннан да танылу алган шәхес, Баш мөфти, Шәйхел-Ислам Тәлгать Сафа Таҗетдин җитәкчелек итә. Ул идарә иткән чорда Үзәк диния нәзарәте Русия җәмгыятенең рухи-әхлакый яңарышы эшендә илнең әйдәүче дини үзәкләренең берсе булды. Баш мөфтинең мәчетләр мөнбәрләреннән яңгыраган, үзәк һәм республика телевизион каналларында, шулай ук Интернетта трансляцияләнүче вәгазьләре һәрвакыт Исламның тирән гыйлеме һәм ватанпәрвәрлек хисләре белән сугарылган.
Бүген Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте бөтен илнең мөселман өммәте бердәмлеген ныгытуны дәвам итә. Бу эштә Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин зур роль уйный. Ул республикабызда, илебездә һәм дөньяда бәхәссез рухи абруйга ия.
4 ноябрьдә, Халыклар бердәмлеге көнендә, Русия Президенты Владимир Путин Мәскәүнең Кызыл мәйданында Кузьма Минин һәм Дмитрий Пожарский һәйкәленә чәчәкләр салды. Тантанада традицион дини конфессияләр вәкилләре, шулай ук иҗтимагый һәм яшьләр оешмалары әгъзалары катнашты. Аннары Кремльдә Владимир Путин дәүләт бүләкләрен һәм Русия халыкларының бердәмлеген ныгытуга керткән өлеше өчен Президент премияләрен тапшырды.
“Быел Русия Президенты каршындагы Дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек советы 30 еллыгын билгели. Аңа илнең иң абруйлы дин әһелләре керә, алар гаять зур эш алып бара. Аларның да күбесенә бүген лаеклы дәүләт бүләкләре тапшырылачак”, – диде дәүләт башлыгы.
Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти, Шәйхел-Ислам Тәлгать хәзрәт Таҗетдин Русия Президенты кулыннан Мактау грамотасы алды. Бүләкләнгәннән соң Баш мөфти рәхмәт сүзе белән чыгыш ясады. “Бүген бөек держава булып торучы Русиянең дөньякүләм ролен бөтен дөнья җәмәгатьчелеге таный. Илебез көннән-көн ныгый, елдан-ел куәтләнә. Шуңа күрә Халыклар бердәмлеге көне, бер генә көн белән чикләнмичә, гомерлек бәйрәмгә әверелергә тиеш. Чөнки халыклар бердәмлеге – һәркемнең күңелендәге изге хыял, галәмнәрне яралтучы Аллаһ Тәгаләнең боерыгы. Бердәмлек – иң олы кыйммәт, ә аның нигезендә иминлек һәм татулык ята. Әгәр иминлек белән татулык булмаса, бердәмлек тә мөмкин түгел”, – диде ул.
2023 елның февралендә Баш мөфтигә Русия Хөкүмәте Рәисенең Рәхмәт хаты тапшырылды. Анда Тәлгать хәзрәт Таҗетдиннең Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган чараларны әзерләүдәге һәм үткәрүдәге зур шәхси өлеше ассызыклана. Бүләкне кабул иткәндә Баш мөфти түбәндәге сүзләрне әйтте: “Русия – бөек ил, һәм киләчәктә дә шулай булачак, чөнки без үз тарихыбызны һәм ата-бабаларыбызны хөрмәт итәбез. Җир йөзендә Аллаһ Тәгаләгә иман китергән һәм рухи үзәге булган халыклар яшәгәндә, дөнья бетмәс!”
Безнең ил – миллионлаган мөселман өчен туган йорт, Ислам дөньясының аерылгысыз өлеше. Русиядә Исламның рәсми үзәге 237 ел Башкортстанда эшли. Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин җитәкчелегендәге Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте традицион Ислам кыйммәтләрен саклау, тарату, барлык халыклар һәм традицион диннәр тарафдарлары арасында тынычлыкны, үзара аңлашуны һәм татулыкны ныгытуга зур өлеш кертә. Тәлгать хәзрәт Таҗетдин Русия тарихына күпмилләтле илебез бердәмлегенә лаеклы өлеш керткән һәм илебез халыкларының конфессияара дуслыгына хезмәт итүче рухи лидер, иң эшлекле һәм хөрмәтле шәхесләрнең берсе буларак кереп калды. Һичшиксез, аның күпьеллык хезмәтләре русиялеләрнең киләчәк буыннары тарафыннан да лаеклы бәяләнәчәк.
Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.