-18 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Иман
20 ноябрь , 10:30

Казанда Баш мөфтинең юбилей чаралары дәвам итә

Баш мөфти Шәйхел-Ислам Тәлгать хәзрәт Таҗетдинның Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе итеп сайлануына 45 ел тулуга багышланган чаралар дәвам итә. 19 ноябрьдә Казанда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин белән очрашты.

Казанда Баш мөфтинең юбилей чаралары дәвам итә
Казанда Баш мөфтинең юбилей чаралары дәвам итә
“Сезнең белән очрашу - безнең өчен зур мәртәбә”, - диде Рөстәм Миңнеханов, Тәлгать хәзрәт Таҗетдинга мөрәҗәгать итеп. Рөстәм Нургали улы Бөек Болгар шәһәрен тергезү, Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгын үстерү проектында Тәлгать хәзрәт Таҗетдинның зур ролен билгеләп үтте.

Очрашуда Рөстәм Миңнеханов Тәлгать хәзрәт Таҗетдинга рухи-әхлакый традицияләрне саклауга һәм үстерүгә, милләтара һәм конфессияара тынычлыкны һәм татулыкны ныгытуга зур өлеш керткәне өчен “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” ордены медален тапшырды.

Казанда узучы “Бердәм өммәт – уртак язмыш» Халыкара конференциясе һәм Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдинның 45 еллык дини хезмәтенә багышланган чаралар кысаларында делегатлар Татарстан мөфтиятендә һәм “Әл-Мәрҗани” мәчетендә булды.

Шул ук көнне Казанда Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдинның 45 еллык дини хезмәтенә багышланган мәҗлес узды. Чарада күпсанлы кунаклар, дин әһелләре, шулай ук халыкара делегатлар катнашты. Тәлгать хәзрәт Таҗетдинның Русия мөселманнарының рухи үсешенә һәм мөселманнар арасындагы бердәмлекне ныгытуга керткән өлеше аерым билгеләп үтелде. Бу мәҗлес дини җәмәгатьчелек, мәдәният һәм дин өлкәсендә мөһим мәсьәләләр буенча фикер алышу урыны булды.

Мәҗлес кунакларын Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров сәламләделәр, дип хәбәр итә dumrt.ru.

Фото: dumrt.ru
Автор: Фануз Хабибуллин
Читайте нас