-18 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Иман
21 ноябрь , 09:40

Намуслы хезмәт символы ул!

18 ноябрьдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Уфада узган “Исламның идеаллары һәм кыйммәтләре: бер өммәт – уртак язмыш” XVI Халык­ара фәнни-гамәли конференциясе эшендә катнашты.

Намуслы хезмәт символы ул!
Намуслы хезмәт символы ул!
Чара Баш мөфти Шәйхел-Ислам Тәлгать Таҗетдиннең Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе итеп сайлануына 45 ел тулуга багышланды. Конференциядә 500гә якын дин әһеле, Ислам җәмәгатьчелеге, фәнни һәм эксперт даирәләре вәкилләре, шул исәптән, 18 чит илдән катнашты.

Башкортстан Башлыгы үз чыгышында Тәлгать хәзрәт Таҗетдиннең милләтара һәм конфессияара тынычлыкны һәм татулыкны ныгытуга керткән зур өлешен билгеләде.
– Нәкъ менә монда, Уфада, ике гасырдан артык элек Русия Исламының рәсми тарихи үзәгенә нигез салынган. Заманалар, исемнәр үзгәрде, әмма Уфада мөселманнарның Үзәк диния нәзарәте әхлакый нигезләрне һәм Русия дәүләтенә тугрылыкны саклап, һәрвакыт иманның какшамас таянычы булып калды, – диде Радий Хәбиров. – Бу күпгасырлык эшчәнлектә зирәклек, ныклык һәм намуслы хезмәт символына әверелгән шәхес – хөрмәтле Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин аерым роль уйный. Аның өммәтне берләштерүгә, патриотик тәрбиягә, Русия дәүләтчелеген һәм илдә иҗтимагый татулыкны ныгытуга керткән өлеше бәяләп бетергесез. Баш мөфтинең рухи ярдәмен махсус хәрби операция зонасында дөнья явызлыгына каршы торучы сугышчыларыбыз да тоя.

Төбәк җитәкчесе ассызыклавынча, Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте – дини мәгърифәтнең иң эре үзәкләренең берсе. Тәлгать Таҗетдин башлангычы белән тугандаш илләрдәге мөселманнарның диния нәзарәтләрен берләштергән Ислам мәгарифенә ярдәм итү буенча Евразия ассоциациясе оештырыла.

– Без Баш мөфти Тәлгать Таҗетдиннең бердәм рухи киңлек, чит идеологик карашларга каршы торуда уртак позиция формалаштыру буенча тырышлыкларын тулысынча хуплыйбыз. Нәкъ менә халыклар дуслыгы һәм рухи бердәмлек безгә теләсә нинди сынауларны җиңеп чыгарга мөмкинлек бирә, – диде Радий Хәбиров. – Хөрмәтле Тәлгать хәзрәт Таҗетдингә чын күңелдән ныклы сәламәтлек, актив озын гомер, иминлек, тынычлык һәм игелек, ә барыбызга да рухи хезмәттәшлекне үстерүдә уңышлар телим!

Күпьеллык намуслы хезмәте, җәмгыятьне рухи һәм әхлакый яктан тергезүгә, милләтара тынычлыкны һәм үзара аңлашуны ныгытуга керткән зур өлеше өчен республика Башлыгы Баш мөфти Тәлгать Таҗетдингә Башкортстанның Мактау грамотасын тапшырды.

Ил мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе Шәйхел-Ислам Тәлгать хәзрәт Таҗетдин республика җитәкчесе Радий Хәбировка конференцияне оештыруда һәм уздыруда ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерде һәм аңа халыклар арасында тынычлык һәм татулыкны ныгыткан өчен “Иман һәм намус” орденын тапшырды.

Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.


Автор: Фануз Хабибуллин
Читайте нас