Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров чыгышында Тәлгать хәзрәт Таҗетдиннең милләтара һәм конфессияара тынычлыкны, татулыкны ныгытуга керткән мөһим өлешен билгеләде.
– Нәкъ менә монда, Уфада, ике гасырдан артык элек Русия Исламының рәсми тарихи үзәгенә нигез салынган. Заманалар, исемнәр үзгәрде, әмма Уфада мөселманнарның Үзәк диния нәзарәте, әхлакый нигезләрне һәм Русия дәүләтенә тугрылыкны саклап, һәрвакыт иманның какшамас таянычы булып калды, – диде Радий Хәбиров. – Бу күпгасырлык эшчәнлектә зирәклек, ныклык һәм намуслы хезмәт символына әверелгән шәхес – хөрмәтле Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин аерым роль уйный. Аның өммәтне берләштерүгә, патриотик тәрбиягә, Русия дәүләтчелеген һәм илдә иҗтимагый татулыкны ныгытуга керткән өлеше бәяләп бетергесез. Баш мөфтинең рухи ярдәмен махсус хәрби операция зонасында дөнья явызлыгына каршы торучы сугышчыларыбыз да тоя.
Күпьеллык намуслы хезмәте, җәмгыятьне рухи-әхлакый яктан тергезүгә, милләтара тынычлыкны һәм үзара аңлашуны ныгытуга керткән зур өлеше өчен республика Башлыгы Баш мөфти Тәлгать Таҗетдингә Башкортстанның Мактау грамотасын тапшырды.
Шәйхел-Ислам Тәлгать хәзрәт Таҗетдин республика җитәкчесе Радий Хәбировка конференцияне оештыруда һәм уздыруда ярдәме өчен рәхмәт белдерде һәм аңа халыклар арасында тынычлык һәм татулыкны ныгыткан өчен “Иман һәм намус” орденын тапшырды.
Баш мөфти чакыруы буенча конференциядә мактаулы кунаклар сыйфатында Башкортстан митрополиясе башлыгы, Уфа һәм Башкортстан епискобы Филарет һәм митрополиягә 1990-2025 елларда җитәкчелек иткән митрополит Никон (Васюков) катнаштылар. Алар Тәлгать хәзрәт Таҗетдинне мөһим дата белән котлады, аның Башкортстанда һәм Русиядә милләтара һәм конфессияара тынычлыкны саклауда зур ролен билгеләп үтте. Баш мөфти дин һәм Ватан хакына күпьеллык хезмәте, җәмгыятьне рухи-әхлакый яктан тергезүгә, ата-бабаларыбызның тарихи һәм рухи мирасын саклауга зур өлеш керткәне, халыклар һәм Русиянең традицион конфессияләре тарафдарлары арасында тынычлык, татулык һәм хезмәттәшлекне ныгытканы өчен митрополит Никонга Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәтенең “Иман һәм намус” орденын тапшырды.
– Бүген Баш мөфти, хөрмәтле Тәлгать хәзрәт Таҗетдиннең дини хезмәтенең 45 еллыгын билгеләп үтәбез. Без, традицион конфессияләр җитәкчеләре буларак, Башкортстан иминлеге, тынычлыгы һәм татулыгы өчен аның белән 35 ел бергә кулга-кул тотынышып хезмәт куйдык. Мин аның рухи зирәклегенә һәм тормыш тәҗрибәсенә һәрвакыт сокланам. Ул мәхәббәт, бердәмлек һәм татулыкка өнди. Аның зирәклеге һәм тормыш тәҗрибәсе авырлыкларны җиңәргә ярдәм итә, – диде митрополит Никон конференциядән соң, “Кызыл таң” гәзите журналистының соравына җавап биреп.
“Әйе, чыннан да, кайбер шәхесләрнең хезмәте вакыт белән үлчәнми, ә тормышлары – бөтен халыкның байлыгы. Бүген без Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдиннең дини эшчәнлегенә 45 ел тулуны билгелибез. Аның исеме ныклык, зирәклек һәм өммәткә, Ватанга чиксез мәхәббәт символына әверелде, – диде Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Айнур хәзрәт Биргалин. – Бу дистә еллар төрле сынауларга бай булды: үзгәрешләр, тотрыксызлык, җимерелү һәм яңарыш чоры. Әлеге вакыт эчендә мөхтәрәм мөфтиебез, остазыбыз һәрвакыт халык белән бергә булды. Ул безне иманга, әдәплелеккә, сабырлыкка, җаваплылыкка һәм үз илебезгә тугрылыкка өйрәтте. Ислам кыйммәтләрен сакларга, мәгарифне үстерергә, мәчетләр төзергә, мөселманнарны туганлык һәм хезмәттәшлек рухында берләшергә рухландырды.
Дистәләгән мөфти һәм дини җитәкче аның ярдәмендә белем алды һәм тәҗрибә туплады. Һәм горурланып әйтә алам: мин дә аның шәкерте”.
Чарада мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте делегациясе, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Данис Шакиров һәм Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге җитәкчесе Альфред Дәүләтшин катнашты.
Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин чыгышында Тәлгать хәзрәт Таҗетдиннең Русия өммәтен берләштерүдәге ролен ассызыклады: “Ул үзенең бөтен гомерен һәм барлык тырышлыгын динебез юлында өммәтне бербөтен итеп берләштерүгә багышлады. Һәм бу яктан ул безнең өчен һәрвакыт үрнәк мөфти булачак: илдә ничә еллар дәһрилек хөкем сөргәннән соң ул Русия мөселманнарын Хакыйкатькә кайтарды, әтиебез кебек безгә рухи тәрбия бирде һәм халыкка иман орлыклары чәчте. Русия мөселманнары арасында тышкы һәм эчке яктан аермалыклар һәм каршылыклар саклануга карамастан, Сез, Тәлгать хәзрәт, динебездә бердәм булу өчен зур өлешегезне керттегез”.
Конференциядә катнашучы Русия Федерациясе мөселманнары Диния идарәсе рәисенең фән һәм мәгариф буенча урынбасары Ренат Исламов Үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдингә шәех Равил хәзрәт Гайнетдиннең котлавын тапшырды. Анда Баш мөфти, Шәйхел-Исламның Русия халыкларының рухи мәгърифәт һәм милләтара, конфессияара хезмәттәшлеген ныгыту өлкәсендә күпьеллык хезмәте билгеләп үтелә.
– Чакыруы өчен рәхмәт белдерәм һәм Баш мөфти Тәлгать Таҗетдинне Исламга һәм туган илгә 45 ел хезмәт итүе белән котлыйм. Конференциягә чит ил кунаклары, Русия галимнәре һәм дин әһелләре җыелды. Бу илдә яшәүче халыкларның гореф-гадәтләренә һәм диннәренә хөрмәт күрсәтүне раслый. Чара барлык кешеләрнең, дин аермалыкларына карамастан, бердәм булуын ассызыклый. Алар бер-берсен хөрмәт итә һәм ярата.
Оештыручыларга, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировка һәм Русия Президенты Владимир Путинга аерым рәхмәт белдерәм. Конференция төрле конфессияләр вәкилләре, Ислам дөньясы һәм дөньяның башка илләре арасындагы элемтәләрне ныгытуга мөһим адым булачак, – диде Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең 42нче буындагы нәсел дәвамчысы, Иордания бөтендөнья Ислам университеты профессоры, шәех Абдурраззак Абдуррахман әс-Сәгъди.
“Ислам идеаллары һәм кыйммәтләре: бер өммәт – уртак язмыш” XVI Халыкара фәнни-гамәли конференция кысаларында “Махсус хәрби операция һәм дин”, “Заманча киңкүләм мәгълүмат чаралары һәм дини оешмалар белән аралашу ысуллары”, “Бер өммәт – уртак язмыш” секцияләре, Русия Ислам университетында “Камали укулары” V Бөтенрусия студентлар фәнни-гамәли конференциясе узды. Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәтенең Русия Ислам университеты белән Башкортстан Башлыгы каршындагы Дәүләт хезмәте һәм идарә академиясе арасында хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды. Ул иҗтимагый-сәяси дисциплиналар укыту методикасы буенча уртак эшләнмәләр, уку әсбаплары әзерләү, теоретик семинарлар, конфессияара мөнәсәбәтләрнең актуаль проблемалары буенча фикер алышулар үткәрүне күздә тота.
Шулай ук, Русия Ислам университеты белән “Әл-Мәгариф” университеты (Гыйрак Республикасы) һәм “Әл-Имам әл-Әгъзам әл-Җәмига” институты (Гыйрак Республикасы) арасында төзелгән меморандум нигезендә гарәп телен өйрәнү буенча мөгаллимнәр һәм студентларның стажировкаларын үткәрү планлаштырыла.
Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдиннең Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе итеп сайлануына 45 ел тулуга багышланган чаралар 19 ноябрьдә Казанда дәвам итте. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин белән очрашты.
“Сезнең белән очрашу – безнең өчен зур мәртәбә”, – диде Рөстәм Миңнеханов, Тәлгать хәзрәт Таҗетдингә мөрәҗәгать итеп. Рөстәм Нургали улы Бөек Болгар шәһәрен тергезү, Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгын үстерү проектында Тәлгать хәзрәт Таҗетдиннең зур ролен билгеләп үтте.
Рөстәм Миңнеханов Тәлгать хәзрәт Таҗетдинне рухи-әхлакый традицияләрне саклауга һәм үстерүгә, милләтара һәм конфессияара тынычлыкны һәм татулыкны ныгытуга зур өлеш керткәне өчен “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” ордены белән бүләкләде.
Казанда үткән чаралар кысаларында делегатлар Татарстан мөфтиятендә һәм “Әл-Мәрҗани” мәчетендә булды.
Шул ук көнне Казанда Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдиннең 45 еллык дини хезмәтенә багышланган мәҗлес узды. Чарада күпсанлы кунаклар, дин әһелләре, шулай ук халыкара делегатлар катнашты. Мәҗлес кунакларын Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров сәламләделәр.
Чарада Тәлгать хәзрәт Таҗетдиннең Русия мөселманнарының рухи үсешенә һәм мөселманнар арасындагы бердәмлекне ныгытуга керткән өлеше аерым билгеләп үтелде.
Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.