-17 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Иман
26 ноябрь , 11:40

Кияүгә чыгарга җыенучы кызларга берничә киңәш

Гүзәл туташ! Менә син туып-үскән йортыӊны ташлап китәргә тиешсең. Билгесез кешеләр арасында, бер белмәгән кешеләр белән аралашып яшәргә туры киләчәк. Ничек чит тормышка яраклашып китәргә соң?

Кияүгә чыгарга җыенучы кызларга берничә киңәш
Кияүгә чыгарга җыенучы кызларга берничә киңәш
Сайлаган ярыңның кимчелекләрен эзләмә, аңа буйсын һәм тыңла.

Онытма: тынычлыкны берни алмаштыра алмый.

Үзеңне һәркөн матур тот, синнән гел тәмле исләр генә килеп торсын.

Ирең сине гел матур килеш күреп куансын.

Ирең кайтуына тәмле ашлар әзерләп тор, ул йоклаганда тынычлык хөкем сөрсен. Онытма: ач кеше – ялкын, йокысы туймаган кеше усал үгез кебек була.

Йорт эшләре, балалар тәрбиясе белән яхшы шөгыльлән, ирең тапкан малны сакчыл тотын һәм бәрәкәтне арттыр.

Иреңнең кушканнарын үтә һәм аның серләрен бервакытта да чит кешегә сөйләмә.

Ирең кайгылы вакытта сөенеп, аның сѳенечле мизгелендә кайгылы кыяфәт белән йөрмә.

Онытма: синең бәхетең беркем кулында да түгел. Аны үзең табарга тырыш.

Фото: dumrt.ru

 

Автор: Фануз Хабибуллин
Читайте нас