-18 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Иман
29 ноябрь , 10:05

Кем ул имам?

Имам – фәкать юл күрсәтүче генә. Ул юлдан ничек барырга, ничек ул юлга чыгарга икәнлеге һәркемнең үз эше.

Кем ул имам?
Кем ул имам?

“Бер кеше имам булса, халык аңардан риза булса, ул имам кыямәт көнендә мизаннан курыкмасын”, – дигән хәдис бар. Әгәр җәмәгать имамны шәригать хөкемнәрен таләп иткән өчен генә алыштырып, үзләренә яраклы имам куйса, аңа оеп укыган намазлары мәкруһ була.

Ризаэддин бине Фәхретдин: “Әгәр җәмәгать имамның тормыш-көнкүрешен кайгыртмаса, имамның җилкәсендә бөтен тормыш авырлыгы булса, ул имамга тиешенчә динебезгә хезмәт итү мөмкин булмас”, – дип язды.

Бүген авыл имамнары шул хәлдә. Таләп итүче күп. Халык та, җитәкчеләр дә, зыялылар да үз таләбен куя, мөфтинең дә таләбе бар, ярдәм итүчеләр генә аз. Гаеп итүчеләргә генә кытлык юк. Аллаһ ярдәменнән ташламасын инде. “Мәчетнең акчасы кая китте?” – дип тикшерүче җитәрлек. “Мәчеткә акча каян килә?” – дип сораучы юк. Шул сәбәпледер инде, мәдрәсәләр күп, авылга имам булып кайтучысы гына юк.

Фото: Фәнүз Хәбибуллин

Автор: Фануз Хабибуллин
Читайте нас