Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вә сәлләм (аңа Аллаһның сәламе вә рәхмәте булсын) сәхабәләреннән: «Сез гайбәтнең нәрсә икәнен беләсезме?» – дип сорый. Алар: «Аллаһ һәм Аның илчесе бу хакта яхшырак белүчеләр», – дип җавап бирә.
Һәм Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Әгәр бер кеше турында аның күңеленә хуш килми торган сүзләрне ул югында сөйлибез икән, ул гайбәт була»,– дип аңлата.
Сәхабәләр: «Йә Расүлүллаһ! Ә әгәр ул кимчелек кешедә чыннан да булса?» – дип сорый.
Аллаһның илчесе Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәллам: «Әгәр ул кимчелек бу кешедә чыннан да булса, син ул югында аның артында гайбәт сөйләгән буласың, әгәр ул кимчелек бу кешедә булмаса, аңа яла яккан буласың», – дип әйтә.
Фото: рixabay