-18 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Иман
4 декабрь , 09:35

Ислам хикмәтләрендә – Аллаһның рәхмәте

“Ахмак кеше “Бу тормыштан барысын да алырга кирәк!” дип яшәсә, акыллы кеше бу тормыштан иң яхшысын, кирәклесен, файдалы булганын гына алу нияте белән яши.

Ислам хикмәтләрендә – Аллаһның рәхмәте
Ислам хикмәтләрендә – Аллаһның рәхмәте

Әгәр синең проблемаң кораб хәтле зур булып тоелса, Аллаһның рәхмәте дәрья-океаннардан да зуррак булуын исеңдә тот.

Бер кеше дә синең тормышыңда очраклы барлыкка килми. Әгәр ул тормышыңда пәйда булган икән, димәк, бу ни өчендер шулай кирәк булган.

Әгәр Аллаһ Тәгалә, догамны кабул итеп, миңа нәрсәдер бирсә, мин, әлбәттә, шатланам. Әмма әгәр мин догамда сораган нәрсәне Аллаһ бирмәсә, мин тагын да күбрәк сөенәм. Ни өчен? Чөнки беренче очрак нәтиҗәсе ул – минем сайлау, ә икенче очракта ул – Аллаһның сайлавы...

Әгәр Аллаһ Тәгалә тормышыбызда беренче урында булса, калганы үз урынында булачак.

Сөенечнең кадерен белер өчен көенечне белү кирәк. Тынычлыкның кадерен аңлар өчен борчу-мәшәкатьне кичерү кирәк. Кемнеңдер яныңда булу бәхетен тояр өчен аның белән аерылып торырга кирәк.

Дәшмәү һәм елмаю – ике көчле корал ул. Елмаю күп проблемаларның хәл ителү ысулы булса, дәшмичә калу бик күп проблемалардан котылырга ярдәм итәргә мөмкин.

Син фәрештә кебек булсаң да, канатларыңның кыштырдавын ошатмаучылар һәрвакыт табыла ул...

Өч нәрсәне башка өч нәрсә ярдәмендә табып була: котылуны - сабырлык белән, дәрәҗәне - юмартлык белән һәм җиңүне - гаделлек белән.

Ни булса да бирешмә, булдыра алганча тырыш. Син бит Аллаһ синең өчен билгеләгән тормыш юлының планын белмисең. Бүген хәлең шулай икән, димәк, бу - гомум планыңны үтәр өчен әзерлек чарасы...“ дип яза Ришат хәзрәт Курамшин.

Фото: рixabay


Автор: Фануз Хабибуллин
Читайте нас