Яхшы хатынның динне саклауда иң беренче ярдәмче икәнлеге бик мәгълүм. Рәсүлүллаһ шуны хәтерләргә төшерә вә калган өлешендә саклану белән боера. Яхшы хатынга очраган кеше шуны Аллаһы Тәгаләнең нигъмәте дип белергә вә һәрвакыт шөкрана кылырга тиешле. Өстәвенә, хатыннар ирләргә яхшы күңелле, бәндәчелек итүне яратучы, кешелекле була. Аларны бозучылар вә “яман хатын” исеме алуларына сәбәпчеләр, күбесенчә, бозык вә оятсыз ирләрдер.
Яхшы хатын ирнең шәригатькә муафыйк булмаган рәвештә хатын-кызлар белән чуалмавына ярдәмче булуы кебек, гыйбадәтләрне кылу, хәрам нәрсәләргә дучар булмау турысында ярдәмче булуы мөмкин” (Риза Фәхретдин. “Җәвамигуль Кәлим шәрехе”. 306нчы хәдис. 1916).
Йә, Раббым, ирләребезгә — хәерле ирләр, хатыннарыбызга изге хатыннар булырга насыйп әйлә!
Фото: рixabay