Иң беренче чиратта "тәкъдир" һәм "язмыш" төшенчәләре белән танышыйк. Тәкъдир (кадәр) – ул барлык вакыйгаларның вакыты, урыны һәм рәвеше Аллаһ гыйлемендә алдан билгеләнеп куелуы ул. Язмыш (када) – Аллаһ гыйлемендә булган нәрсәләрнең билгеле бер вакытта Аллаһ әмере буенча башкарылуы.
Бу мәгълүмат кайда саклана соң? Тәкъдир кылынган барлык нәрсәләр күктә саклана торган тәкъдир язуында – “ләүхүл-мәхфүз”дә язылган. Гарәп телендәге турыдан-туры мәгънәсе – “саклана торган такта”.
Бу хакта Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай дип әйткән: “Аллаһ Тәгалә күкләрне һәм җирне бар иткәнче 50 мең ел алдан кешеләрнең язмышларын язып куйган”.
Коръәндә болай дип әйтелгән: “Ләүхүл-мәхфүздә (күк китабында) язылмыйча, ягъни Аллаһ тәкъдир итмичә, җиргә дә, сезнең күңелләрегезгә дә бернинди бәла-каза, кайгы ирешмәс. Бу бәла-казаның булачагын белү Аллаһ өчен бик җиңелдер” («Әл-Хәдид / Тимер” сүрәсе, 22нче аять).
Димәк, язмышны үзгәртү безнең ихтыярда түгел? Бу сорауга Рәсүлебезнең түбәндәге хәдисе җавап бирә: “Югарыда тәкъдир кылынганны берни дә үзгәртә алмый, догадан кала”.
Дога кылуның төп максаты – һәр нәрсәнең хәерле тәмамлануын сорау. Шул очракта без язмышыбызны хәерле якка үзгәртә алачакбыз.
Фото: Фәнүз Хәбибуллин