-18 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Иман
15 декабрь , 10:40

Исемне алмаштырырга ярыймы?

Мөселманның исеме мәгънәле булу бик мөһим. Балага яхшы исем бирү - ата-ананың бурычларының берсе. Ләкин кайбер кешеләргә үз исемнәре ошамый. Кемдер Ислам кабул иткәч, исемен алыштыра. Бу дөрес күренешме соң дигән сорау туа.

Исемне алмаштырырга ярыймы?
Исемне алмаштырырга ярыймы?
Исем алыштыру тыелмаган. Әгәр бәрәкәткә ирешү өчен эшләнгән гамәл булса, бу хуп күренеш санала. Рөхсәт ителә.

Әгәр cезнең исемегез Бераллалыкка каршы килми икән, исем алмаштыру мәҗбүри түгел.

Нинди исемнәр ярамый?
1. Ямьсез мәгънәле.
2. Мәҗүсилеккә ишарәли торган.
3. Күпаллалыкка ишарәли торган.
4. Пот һәм мәҗүсилек аллаларының атамалары булган исемнәр.
Мәсәлән, Аврора, Ника һәм башкалар.

Исламда берничә исем белән йөрергә рөхсәт ителә. Әгәр исемегез Александр булып, исем алыштыргач та танышларыгыз сезне Саша дип йөртсә, проблема да, гөнаһ та юк.

Фото: рixabay
Автор: Фануз Хабибуллин
Читайте нас