-24 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Иман
25 декабрь , 13:00

Рәгаиб кичәсе мөбарәк булсын!

20 декабрьдә, кояш баю белән, һиҗри календаре буенча рәҗәб аена аяк бастык. Әлеге мөбарәк айның 5нче көнендә, ягъни 25 декабрьдә кояш баегач, ахшам намазыннан соң, Рәгаиб кичәсе керә.

Рәгаиб кичәсе мөбарәк булсын!
Рәгаиб кичәсе мөбарәк булсын!

Бу кичәдә Рәсүлулланың атасы хәзрәти Габдуллаһ белән анасы хәзрәти Әминәнең никахлары булып, беренче тапкыр күрешкәннәр. Дини китаплардан күренүенчә, бу – Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең туачагы тәгаен билгеле булган кич.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең бу кичәдә уяу торып гыйбадәтләр кылганлыгы хакында әйтелә. Күп гасырлар дәвамында мөселманнар бу кичәгә зур әһәмият бирәләр. Әлеге кичәдә догалар кабул була. Рәгаиб кичәсен гыйбадәт кылуда, тәүбә итүдә һәм дога кылуда үткәрергә тырышыгыз. Коръән укыгыз, намазларыгызны укыгыз һәм яраткан Пәйгамбәребезгә Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә салават әйтегез. Иншәә Аллаһ кылган догаларыбыз кабул булыр!

Рәгаиб – догалар кабул кылына торган кичә ул. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай дигән: “Биш кичә бардыр. Ул кичәләрдә кылынган догалар кабул булыр. Алар: рәҗәб аеның беренче җомга киче – Рәгаиб кичәсе, шәгъбан аеның 14еннән 15енә каршы киче – Бәраәт кичәсе, пәнҗешәмбе кояш баю белән башлана торган җомга киче, Рамазан гаете кичәсе һәм Корбан гаете кичәсе”.

Бөтен галәмнәрнең Раббысы булган, безне мөбарәк кичәләр белән бүләкләгән Аллаһ Тәгаләгә биниһая хәмед-сәнә, шөкраналарыбыз булса иде. Безнең өчен һәр хәлебездә иң күркәм үрнәк булган нурлы Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм хәзрәтләренә, аның хөрмәтле әһеленә, сәхабәләренә күңел түрләребездән чыккан сәламнәребез, салаватларыбыз һәм һәртөрле изге догаларыбыз булса иде.

Фото: Фәнүз Хәбибуллин

Автор: Фануз Хабибуллин
Читайте нас