Шаярта белүче кеше җиткерәсе килгән фикерен җиңел, җайлы итеп аңлата алыр һәм белемен кешеләргә җиткерер, чөнки күңелле кеше һәрвакыт игътибар үзәгендә, ул үзенә тартып тора, башкалар аны чын күңелдән тыңлый.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи вә сәлләм: “Мин артык күп шаяручы кешеләр рәтеннән түгел, әмма күңелсез кешеләр дә минем рәттән түгелдер, һәр шаяруның да билгеле бер чиге булырга тиеш”, – дип әйткән.
Артык еш шаяртырга кирәкми. Шаян сүзләр белән башкаларны үпкәләтмәскә һәм беркемгә дә зыян китермәскә кирәк.
Ялган сөйләүдән, ялган шаһитлыктан саклану бик мөһим. Шаяртам дип, кеше әйберенә кагылу, аны яшереп кую һәм кешене куркыту тыела.
Фото: рixabay