-2 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Иман
29 Декабря 2025, 04:45

Намаздан сәбәпсез бүленергә ярыймы?

“Мин намаз укый башладым, ләкин бу хакта беркем дә, хәтта әти-әниләр дә белми. Кайчак намазны бүлмәдә укыганда, әни мине чакырса, намазымнан бүленеп аның янына чыгам. Намаз укуымны белмәсеннәр өчен. Болай эшләргә ярыймы?”

Добавить в предпочтительные источники Google
Намаздан сәбәпсез бүленергә ярыймы?Намаздан сәбәпсез бүленергә ярыймы?
Намаздан сәбәпсез бүленергә ярыймы?
“Намаздан сәбәпсезгә бүленергә ярамый, бу – гөнаһ.

Әти-әниегез сезне берәр вак йомыш белән генә чакыра һәм аларга бернинди куркыныч янамый икән, намаздан бүленергә ярамый”, - дип яза “Хозур дин турында”.

Намаз – бик тә саваплы һәм шул ук вакытта бик җаваплы гамәл, аңа җитди карау, тиешенчә өйрәнү, башкару мөһим.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи вә сәлләм: “Намаз – җәннәт ачкычы”, – диде.

Фото: Фәнүз Хәбибуллин
Автор:Фануз Хабибуллин