-14 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Иман
30 декабрь 2025, 11:40

“Суфия” мәчетендә - рухи бердәмлек бәйрәме

Уфа районының Яңа Булгаково авылындагы “Суфия” мәчетендә күркәм чара узды. Агымдагы елның соңгы һәм башланып торган Рәҗәп аеның беренче җомгасы мөселман кардәшләребезне бергә җыйды. Вәгазьләр укылды, догалар кылынды, киләсе елга иминлек, тынычлык теләнде. Бу көнне иман йортына авылның өлкәннәре дә, яшьләре дә, шулай ук күпсанлы кунаклар да килеп, һәркем күңеленә рухи азык алды.

“Суфия” мәчетендә - рухи бердәмлек бәйрәме
“Суфия” мәчетендә - рухи бердәмлек бәйрәме
Яңа Булгаково авылындагы “Суфия” мәчетенә төзелеш чорында ук халык йөри иде, ихатада тирмә корып, җомга намазлары, дини бәйрәмнәр шунда даими үткәрелеп килде. Ә инде узган елның июнь аенда гыйбадәт йорты тантаналы шартларда ачылганнан соң, моннан кеше өзелми, аның ишекләре көн саен, һәркем өчен ачык. Бүген биредә имам-хатыйб Тимербулат хәзрәт Богданов һәм мөәзин Илшат хәзрәт Саматов җомга намазларын һәм дини бәйрәмнәрне үткәрүдән тыш, өйләнешүчеләргә никах укый, яңа туган сабыйларга исем куша, шулай ук ял көннәрендә Ислам дине нигезләрен, гарәп телен өйрәнүчеләргә дәресләр бирә. Әле күптән түгел генә изге хезмәткә шушы авылда яшәүче Айнур хәзрәт Габитов та кушылган. Ул, гадәттә, иртәнге намазларда үзенең моңлы тавышы белән азан әйтә.
Бу юлы да мәчет үзенең кунакчыл ишекләрен ачып, күңелләргә иман нуры сибүче мәҗлескә җыйды. Изге җомга көнне бердәм көч белән үткәрелгән бәйрәм чарасы да бик җылы, эчтәлекле килеп чыкты. Илшат хәзрәт билгеләвенчә, бәйрәмнәргә күршеләрне – башка мәчетләрнең имамнарын да еш чакыралар. Менә бу көнне дә Булгаково авылының “Асия хаҗия” мәчете имам-хатыйбы Нурмөхәммәт хәзрәт Нуриев Ислам кануннары, динебезнең асылын, әхлак кагыйдәләрен аңлатты, Рәҗәп ае фазыйләтләре турында эчтәлекле вәгазь сөйләде. Шулай ук Нөрмөхәммәт хәзрәт мөселманнарны бердәм булырга, бер-беребезгә ярдәм итешеп, яшәргә чакырды, бүгенге Илебез өчен авыр вакытларда моның аеруча мөһим булуын билгеләде. Вәгазь ахырында җыелучылар бергәләшеп Аллаһы Тәгаләдән илебезгә, халкыбызга тынычлык, иминлек, муллык-бәрәкәт сорап дога кылдылар.
“Суфия” мәчетенең байтак чараларында Уфа районы хакимияте вәкилләре дә катнаша. Җомга намазына район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Люцина Ризванова килгән иде.
- Сез үткәргә чараларда катнашу зур горурлык, моннан рухи көч алып кайтасың. Яхшы сүзләрегез, яхшы эш-гамәлләрегез белән районыбыз данын күтәрәсез. Мәҗлесләр үткәреп, аралашып-киңәшләшеп яшәвегез зур хөрмәткә лаек, - диде Люцина Ирек кызы, мондый бердәмлекнең әһәмиятен билгеләп һәм дин әһелләренә башкарган эшләре өчен рәхмәтләрен, барлык җыелучыларга изге теләкләрен җиткерде.
Мәчет күрке – халык, диләр. Аны төзүгә күп көч салган Ринат абый Гыйззәтуллин да мәчетнең халык белән тулы булуына ихлас сөенә. Ринат Тимербай улы билгеләвенчә, биредә төзелеш эшләре киләчәктә дә дәвам итәчәк. Әле күптән түгел генә тәхәрәтханә төзелешен тәмамлаганнар. Арытаба күрше биләмәдә мәдрәсә һәм балалар мәйданчыгы да булачак. Әйткәндәй, мәчеткә йөрүчеләрнең барысы да диярлек аның төзелешендә катнашкан кешеләр, шуның өчен дә бик кадерле ул аларга. Бәйрәм уңаеннан аларга мәчет исеменнән бүләкләр дә өләшенде.
Җомга намазыннан соң кунаклар мәчеткә йөрүчеләрнең күчтәнәчләреннән һәм авылның уңган хатын-кызлары тарафынннан әзерләнгән мул табын артына җыелды: кайнар аш, тәмле чәй белән сыйланып, ихлас аралашты, хатирәләрне яңартты.
Яңа Булгак авылының рухи үзәге булып торган “Суфия” мәчетендә узган бу чара авыл халкы һәм төрле яклардан килгән кунаклар өчен зур әһәмияткә ия: һәркемнең күңеленә иман орлыклары салды, рухи көч өстәде. Шул ук вакытта ул халыкны берләштерү, гореф-гадәтләрне саклау, рухи кыйммәтләрне күтәрү һәм киләсе буыннарга тапшыруда мөһим адым булды, шуңа аларның дәвамлы булуын телисе килә.

Эльвира Ямалетдинова фотолары.

 

Автор: Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас