Дин тотучыларга архитектура һәйкәлен кайтару Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте җитәкчелеге башлангычы белән башланды, әмма аны терегезү өчен шәһәр хакимияте һәм эшкуар-меценатлар катнашлыгында күләмле реконструкция таләп ителде.
9 гыйнварда озак һәм катлаулы реконструкция тәмамлануын белдерүче вакыйга булды. Тантанада һәм җомга намазында Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти, Шәйхел-Ислам Тәлгать Сафа Таҗетдин, Уфа шәһәре хакимияте башлыгы Ратмир Мәүлиев, Русия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте хакимияте һәм Русия Ислам университеты хезмәткәрләре, проект һәм төзелеш оешмалары вәкилләре, дин әһелләре һәм мәхәллә халкы катнашты.
Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин җыелучыларны мәчетнең рәсми ачылуы белән чын күңелдән котлады. Русия мөселман өммәте башлыгы дин тотучыларга "Русия халыклары бердәмлеге елы"на багышланган үгет-нәсыйхәт белән мөрәҗәгать итте, халыкның көче – аның традицион рухи-әхлакый кыйммәтләр нигезендә берләшүендә, дип билгеләп үтте.
Уфа хакимияте башлыгы Ратмир Мәүлиев тарихи әһәмияткә ия мәчетне тергезүгә үз өлешләрен керткән һәркемгә рәхмәт белдерде. Мэр Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдингә “Казанышлары өчен” медален тапшырды. Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе урынбасары, Русия Ислам университеты ректоры Гомәр Таҗетдинов, Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәтенең эшләр идарәчесе, РИУның стратегик үсеш буенча проректоры Артур Гобәйдуллин, “Вектор” җәмгыяте җитәкчесе Елена Сергеева, “Беренче трест” җәмгыятенең баш инженеры Игорь Акбарисов, “Арт-Квадрат” үзәгенә нигез салучы, иганәче Рөстәм Әбделмановның әнисе Хәлилә ханым Уфа шәһәре хакимияте башлыгыннан Рәхмәт хатына лаек булдылар. Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин Ратмир Мәүлиевнең Башкортстан башкаласының чәчәк атуына керткән зур өлешен билгеләп үтте һәм аңа “Иман һәм намус” орденын тапшырды.
“Хәкимия” – Уфа шәһәрендә һәм Уфа губернасында ике манаралы бердәнбер кирпеч мәчет. Ул өч яруслы нигезгә урнаштырылган, чыгынкы орнамент белән бизәлгән 18 метрлы ике манаралы. Тарихка күз салсак, 1904 елда Уфа губерна идарәсе исеменә Бекетов урамында җәмигъ мәчете төзергә рөхсәт бирү турында үтенеч җибәрелә. Ике елдан, 1906 елның 17 мартында, төзелеш башларга рөхсәт бирелә. 1906 елның 7 сентябрендә сызымнары раслана.
Мәчет 1907-08 елларда төзелә башлый. Үзенең йорты янында мәчет төзүнең чыгымнарын Русия Кызыл Хач җәмгыятенең Уфа губерна идарәсе әгъзасы, татар сәүдәгәре Габделлатыйф Хәкимов күтәрә. Мәчет янәшәсендә “Хәкимия” мәдрәсәсе дә төзелә.
Сәүдәгәр Хәкимов әлеге мәчет һәм мәдрәсә биналарын Ырынбур диния идарәсенә бүләк итә. 1913 елда җәмигъ мәчете химаячеләре үтенече буенча сәүдәгәр Хәкимовка нәселдән-нәселгә күчүче “Уфа шәһәренең шәрәфле шәхесе” исеме бирелә.
Мәчетнең беренче имам-хатыйбы итеп Бөгелмә өязе Зәй-Каратай авылы җәмигъ мәчетенең имам-хатыйбы булган Мөхәммәтһади Фәхретдинов сайлана. Мөәзин — Төхвәтулла Корбанов. 1908 елның 19 октябрендә мәчетнең метрикә кенәгәсендә имам-хатыйпның мәхәлләне кабул итеп алуы турында беренче язу теркәлгән.
1930 елның 19 февралендә, БашЦИК карары нигезендә, мәчет ябыла, бинасы мәктәпкә бирелә. Мәктәп ачылмый кала. Шул ук елның 9 сентябрендә бина БАССРның Хезмәт халык комиссариатына тапшырыла, “Меңчеләр” курслары ачыла.
1934 елда мәчеттән “8 Март исемендәге фабрика” өчен клуб ясыйлар. 1939 елда мәчетнең манаралары сүтелә, эчке бүлмәләр сүтелеп, яңача корыла. 1948 елда бинада Уфа шәһәр хәрби коменданты урнаша. 1970 елдан “Башкирэнерго” диспетчерлык идарәсе була, янәшәдә трансформатор подстанциясе урнаштыралар.
1991 елда мәчет бинасын мөселманнарга кире кайтарып бирү турында карар чыга. 1992 елның февраль аенда “Хәкимия” мәчете һәм мәдрәсә биналары Башкортстан Хөкүмәте тарафыннан мөселманнарга кайтарылса да, “Башкирэнерго” бинаны 2002 елда гына бушатты.
Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте һәм Русия Ислам университеты ярдәмендә мәчет бинасын тергезү эше башланды. Биредә 300 урынлык кызлар мәдрәсәсе ачу планлаштырыла. Янәшәдә мәчет һәм мәдрәсә хезмәткәрләре өчен йорт, хәләл кафе һәм китапханә төзеләчәк.
2019 елның октябрендә “XXI гасыр мәгариф киңлегендә Исламның идеаллары һәм кыйммәтләре” дип аталган XII Халыкара фәнни-гамәли конференциянең мөхтәрәм кунаклары катнашлыгында манараларга ярымайлар утыртылды һәм Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин мәчет залында беренче намазны үткәрде.
Фото: cdum.ru